Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Милләтара татулык һәм гражданлык килешүе - Татарстанның үсеш нигезе

Үткән атнада Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл ике көнлек эш сәфәре белән Татарстанда булды. Патриарх милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм гражданлык килешүе территориясе буларак Татарстанның аерым миссиясен билгеләде.

Татарстан барлык халык арасында күршеләрчә дус мөнәсәбәт булдыру һәм үзара аңлашып яшәүдә һәрчак үрнәк күрсәтте. Милләтара һәм конфессияара татулык, гражданлык килешүе, дингә, мәдәнияткә һәм бер-беренең традицияләренә карата хөрмәт күрсәтүнең күп гасырлы тәҗрибәсе - республиканың заманча үсеш нигезе.
Чиркәүләрне һәм мәчетләрне яңадан торгызу - хакимиятләрнең аерым игътибар зонасында.
1932 елда шартлатылган Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу Болгарда ислам академиясе төзелеше белән бер үк вакытта алып барылачак. "Бу Татарстан тарафыннан үткәрелә торган динара һәм милләтара тынычлык һәм килешү, конструктив дәүләт дини диалогның үсеш юлының ачык мисалы", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
"Татарстанда мондый юл - традиция: православие динендәгеләрнең һәм мөселманнарның изге урыннарын торгызу буенча эш монда даими һәм планлы төстә алып барыла. Һәм республика җитәкчелеге дә традицион конфессияләрнең яхшы башлангычларына һәрчак ярдәм итәргә әзер. Карагыз әле: христиан соборына нигез салган җирдә югары мөселман руханиларын дөньяда тагын кайсы җирдә күрергә мөмкин? Бары Россиядә генә. Без үзенә бер төрле һәм шунда безнең көч!" - дип ассызыклады Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл.
Безнең Яңа Чишмә муниципаль районы үзенең составы буенча күп милләтле. Районда 50,9% руслар, 43,4% татарлар, 4,1% чуашлар һәм 1,6% башка милләт (барлыгы 28) халкы яши. Дин тотучылар (православие динендәгеләр дә, мөселманнар да) үзара тату һәм бер-берсе белән килешеп яшиләр.
Районда 10 православие чиркәве һәм 11 мәчет эшли, аларның һәркайсында гыйбадәт кылулар үткәрелә.
Соңгы өч елда районда өч яңа православие чиркәве пәйда булды - хәйриячеләр һәм меценатлар көче белән Петропавел һәм Волчья Бистәләрендә төзелде, Ленино авылында вандаллар тарафыннан яндырылган чиркәү урынында яңасы барлыкка килде. Аны төзегәндә республика җитәкчелеге финанс ярдәме күрсәтте.
Район мәчетләре дә ел саен хәйриячеләр һәм химаячеләр акчасына яңартыла, ремонтлана һәм төзекләндерелә.
Чиркәү һәм мәчетләргә район хакимияте дә мөмкин булганча ярдәм күрсәтә.
Районда барлык дини бәйрәмнәр дә һәм гыйбадәт кылулар (Раштуа, Крещение, Корбан бәйрәме, Гает бәйрәме) киң күләмдә билгеләп үтелә.
Быел райондагы дини конфессия җитәкчеләре тарафыннан район мөхтәсибәте һәм благочиниесе арасында хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул кую мөһим вакыйга булды. Ул конфессияара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту, район территориясендә бергәләп чаралар оештыру һәм үткәрү максатыннан төзелә.
Агымдагы елда мөселман һәм православие динендәге яшьләр катнашында шундый ике спорт чарасы булып узды инде, дуслык җиңде. Евгения Янова җитәкләгән районыбыз яшьләре катлауы Чистай епархиясендә иң яхшыларның берсе булып санала. Мәчет каршындагы якшәмбе мәктәпләрендә шөгыльләнүче балаларыбыз ел саен ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан үткәрелә торган республика ярышларында призлы урыннар яулыйлар.
Шушы мисаллар барысы да һәр халыкның милли үзаңын тормышка ашыру, Татарстандагы барлык халыкларның мәдәниятен үстерү һәм саклау өчен районда шартлар булуын күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев