Мөһим мәсьәләләр каралды
Үткән якшәмбедә министрлар кабинетында видеоконференция булып үтте, аны ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов үткәрде. Евгений СТАРОВ
Татарстан Республикасында 24 майга күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт буенча 2 млрд. 267 млн. сумлык эш башкарылган, бу еллык лимитның 52%ын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында үткән киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Хәзергесе вакытта 141 мәктәптә капиталь ремонт эшләре алып барыла. ТР төзелеш министрлыгы башлыгы капиталь ремонт эшләрен башкару графигын үтәмәү очракларын булдырмас өчен муниципаль районнарга якын араларда объектларда эшләрне башлап җибәрү кирәклеген белдерде. Аннан соң ул 2012 елга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге "беренче медик-санитария ярдәме" сәламәтлек саклау учреждениеләренә агымдагы һәм капиталь ремонт эшләре, төзелеш программасын тормышка ашыру турында сөйләде. Программа 1 елга исәпләнгән, аның гомуми бәясе 330 млн. сум тәшкил итә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, заказ бирүче "ГИСУ РТ" ГКУ һәм җитештерүче-завод белән берлектә Татарстан районнары өчен калган 50 модульле ФАП кайтару һәм монтажлау графиклары килешенгән. Безнең районда модуль Архангел Бистәсендә урнаштырылачак.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сабан культуралары 1,8 млн. гектар мәйданда чәчелүен, шулай ук республика кырларында һәлак булган уҗымнар урынына яңадан чәчелүен хәбәр итте. Киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ул авыл хуҗалыгы эшләрендә көне буе мәшгуль булырга кирәклеген белдерде, ә азык хәзерләгән чакларда тәүлек әйләнәсе эшләргә кирәк, диде. Республикада терлекчелек үсешенә килгәндә, Марат Әхмәтов сүзләре буенча, терлекләрне яңарту һәм аларның үлеменә юл куймау яхшыра баруы күзәтелә. Ул шулай ук ТР Президенты боерыгы буенча савым сыерлары булган кешеләр ай саен майдан алып августка чаклы бер сыерга 680 сум күләмендә субсидия алачаклар, дип искә төшерде. Бу сыерлары булган кешеләргә- крестьян фермер хуҗалыкларына, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һ.б. да кагыла. Субсидия акчалата түләнәчәк. Рөстәм Миңнеханов субсидия түләү өчен финанс средстволарының ике айлык күләмен тәэмин итүне сорады.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры шулай ук республикада 18 мең гектарга якын файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләренең әйләнешкә кертелүен хәбәр итте. Ул мондый йөкләмәне элегрәк ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бирүен әйтте. Әле республикада авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге 35 мең гектар эшкәртелмәгән җир бар. Район башлыгы Вячеслав Козлов киңәшмә беткәннән соң бу мәсьәләгә аерым игътибар юнәлтте, чөнки безнең районда да эшкәртелмәгән җирләр бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев