Мөһим мәсьәләләр каралды
8 майда авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары катнашында төзекләндерү, язгы кыр эшләре барышы һәм агымдагы елның 4 аенда терлекчеләрнең эшләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәшмә булып узды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Башта җыелучылар "Козлов В.В." КФХның чиста, каралган кырларын карап әйләнделәр, басу юллары да төзек, биредә игенчелек...
8 майда авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары катнашында төзекләндерү, язгы кыр эшләре барышы һәм агымдагы елның 4 аенда терлекчеләрнең эшләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәшмә булып узды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Башта җыелучылар "Козлов В.В." КФХның чиста, каралган кырларын карап әйләнделәр, басу юллары да төзек, биредә игенчелек культурасы тиешле дәрәҗәдә. Район хакимиятендә узган киңәшмәдә орлыкларның сыйфаты турында районның орлыкчылык инспекциясе начальнигы Рәфис Зиниятуллин сөйләде, ул "Татарстан" а/ф-ның кайбер бүлекчәләрендә кукуруз орлыгының сыйфаты түбән булуын билгеләп үтте (аларны алмаштыру буенча ашыгыч чаралар күрергә кирәк), күбрәк борчак чәчәргә кирәк (аңа субсидия дә бирелә, борчактан соң чәчәргә дә уңышлы җир кала), диде.
-Кырларның торышы - ул җитәкченең һәм белгечләрнең йөзе, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Һәр җирдә басу юлларын тигезләргә, юл кырыйларын, кюветларны, багана төпләрен чистартырга, чәчү темпын тизләтергә һәм бер атна эчендә аны төгәлләргә кирәк.
Районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов 4 айда терлекчеләр эшенә нәтиҗә ясады. Нигездә, алар уңай, 2 күрсәткеч буенча гына эш йомшак бара - сарыкларның баш саны һәм дуңгыз ите җитештерү кимегән. 2011 елга карата МЭТ-нең баш саны 103 процент тәшкил итә, бу 382 башка күбрәк дигән сүз. "Татарстан" а/ф, "Вәлиев Ф.Р.", "Савельев А.А." КФХ-да терлекләрнең баш санын арттыруда яхшы эшлиләр. Дуңгызларның баш саны да 290 га күбрәк (әмма алар районда нибары 1030 баш кына).
Сөт җитештерү 2011 елга карата (111%) 694 тоннага арткан. Апрельдә бер баш сыердан сөт савып алу 381 кг тәшкил иткән һәм 4 айда 1389 кг булган.
Ит җитештерү 2011 елга карата 122 тоннага арткан, бозаулар 2011 елның 4 аена караганда 530 башка күбрәк алынган.
Терлекчелектә беренче чираттагы бурычлар - терлекләрне җәйге лагерьларга чыгару, аларда терлекчеләр өчен шартлар булдыру, җәйге лагерьларда бюллетеньнәр, көн тәртибе, журналлар булдыру, абзарларны җыештыру, абзарларга салам кайтару, яшел конвейер (уҗым, берьеллык үләннәр) оештыру һәм терлекләрне чебен-черкигә каршы ветпрепаратлар белән эшкәртү.
Киңәшмә азагында район башлыгы Вячеслав Козлов терлекчелек - ул акча басу станогы, хуҗалык муллыгы аның нәтиҗәле эшләвеннән тора, диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев