Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Мөһим мәсьәләләр каралды

15 март­та авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры һәм бух­гал­тер­ла­ры, ра­йон баш­кар­ма ко­ми­тет бү­лек­лә­ре на­чаль­ник­ла­ры һәм ра­йон үзә­ген­дә­ге уч­реж­де­ние җи­тәк­че­лә­ре бе­лән үт­кән ки­ңәш­мә­дә агым­да­гы ел­ның 2 аен­да авыл җир­лек­лә­ре баш­кар­ма ко­ми­тет­лар­ның эш нә­ти­җә­лә­ре ка­рал­ды, ра­йон тор­мы­шын­да­гы әһә­ми­ят­ле мәсь­ә­лә­ләр ха­кын­да фи­кер алы­шу­лар бул­ды. Ки­ңәш­мә­не му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов үт­кәр­де. Азат МУ­СИН

Ал­да­гы көн­нәр­дә үт­кә­рел­гән ки­ңәш­мә­дә ку­ел­ган бу­рыч­лар­ның үтә­ле­ше ту­рын­да Со­вет­ның оеш­ты­ру бү­ле­ге мө­ди­ре Лю­бовь Коз­ло­ва хә­бәр ит­те.

Ра­йон­ның фи­нанс-бюд­жет па­ла­та­сы җи­тәк­че­се Люд­ми­ла За­ва­ли­ши­на ке­рем­нәр (ел­лык­ның 16%ы) һәм чы­гым­нар (ел­лык­ның 14%) бу­ен­ча бюд­жет­ның үтә­ле­ше ту­рын­да җит­кер­де. Ба­ры тик 5 авыл җир­ле­ге ге­нә - Ар­хан­гельс­кое, Ека­те­ри­на, Зи­рек­ле, Крас­ный Ок­тябрь һәм Че­ре­му­хо­во­да гы­на агым­да­гы чор өчен үз ке­рем­нә­рен җыю бу­ен­ча план­ны үтә­гән­нәр. 13 авыл җир­ле­ген­дә электр энер­ги­я­сен ар­тык са­рыф итү кү­зә­те­лә (94 мең квт/­сә­гать­кә). Ра­йон баш­лы­гы бил­ге­ләп үт­кән­чә, бу бар нәр­сә­дә дә эко­но­ми­я­ләү ки­рәк ди­гән сүз тү­гел, ә бар җир­дә дә энер­ги­я­не сак­лый тор­ган лам­поч­ка­лар бу­лыр­га, һәр җир­дә энер­ге­тик тик­ше­рү үт­кә­ре­лер­гә ти­еш һ.б.

Са­лым­нар җыю бу­ен­ча һәр ай са­ен авыл җир­лек­лә­рен­дә ана­лиз ясар­га ки­рәк. Нәкъ ме­нә әле­ге мәсь­ә­лә бу­ен­ча - хез­мәт ре­сурс­ла­ры­ның ба­лан­сы ту­рын­да - Ле­ни­но АҖ баш­кар­ма ко­ми­те­ты бух­гал­те­ры Лю­бовь Ис­мә­гый­лева чы­гыш яса­ды. Эш­кә сә­ләт­ле ха­лык авыл­да­гы ха­лык­ның 41 про­цен­тын тәш­кил итә. Бюд­жет өл­кә­сен­дә эш­ләү­че­ләр­дән ке­рем­гә ка­рап са­лы­на тор­ган са­лым­нар да­и­ми рә­веш­тә һәм ту­лы кү­ләм­дә кү­че­ре­лә. Сәү­дә өл­кә­сен­дә эш­ләү­че­ләр­дән са­лым­нар бик аз ки­лә, бу исә әле­ге өл­кә­дә хез­мәт­кә кон­верт­лар­да түләү фор­ма­сын­нан фай­да­ла­на­лар­дыр, ди­гән уй­га этәрә. Шу­лай ук бу авыл җир­ле­ген­дә 100дән ар­тык ке­ше, шун­да тер­кәл­гән бул­са да, авыл­да яшә­ми (сүз эш­кә сә­ләт­ле ха­лык ту­рын­да ба­ра), 37 ке­ше вах­та алы­мы бе­лән ра­йон­нан чит­тә, 52 ке­ше - нефть­че­ләр­дә эш­ли, ди­мәк алар­ның ке­рем­гә ка­рап са­лы­на тор­ган са­лым­на­ры авыл җир­ле­ге бюд­же­ты­на кер­ми ди­гән сүз.

Җир һәм ми­лек мө­нә­сә­бәт­лә­ре па­ла­та­сы җи­тәк­че­се На­талья Гор­де­е­ва авыл җир­лек­лә­ре ба­лан­сын­да тор­ган фа­тир­лар­ны са­ту яи­сә хо­су­сый­лаш­ты­ру ту­рын­да­гы ин­фор­ма­ция бе­лән чы­гыш яса­ды. Ул му­ни­ци­паль то­рак­тан фай­да­лан­ган өчен тү­ләү мәсь­ә­лә­лә­ре­нә ка­гыл­ды. 2011 ел­да то­рак өчен тү­ләү 240 мең сум кү­ләм­дә исәп­лән­гән бул­ган, авыл җир­лек­лә­ре бюд­же­ты­на 170 мең сум ти­рә­се ак­ча кер­гән. Кр. Ок­тябрь­дә (40 мең сум), ра­йон үзә­ген­дә (16 мең сум) һәм Ека­те­ри­на Бис­тә­сен­дә (10 мең сум) бу­рыч­лы­лар күп. Авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры­на әле­ге мәсь­ә­лә бе­лән җит­ди­рәк шө­гыль­лә­нер­гә ки­рәк. ШЯХ­га кре­дит­лар би­рү бу­ен­ча хәл­ләр то­ры­шы ту­рын­да ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры На­и­лә За­ки­ро­ва сөй­лә­де. Ел ба­шын­да бар­лык авыл җир­лек­лә­ре­нә шу­шы мәсь­ә­лә бу­ен­ча за­да­ние җит­ке­рел­гән бул­ган, агым­да­гы ел­да 8 млн. сум­нан ар­тык бә­я­дә 46 кре­дит би­рел­гән. Чу­аш Ча­бак­са­ры, Ле­ни­но, Ак­бү­ре авыл­ла­рын­да, ра­йон үзә­ген­дә бу нис­бәт­тән на­чар эш­лә­ми­ләр, ә ме­нә Волчья һәм Че­ре­му­хо­во Бис­тә­лә­рен­дә әле­гә бер кре­дит та би­рел­мә­гән. Ра­йон бу­ен­ча 100 йорт­ка 22 кре­дит ту­ры ки­лә, һәм алар, ни­гез­дә, яшь тер­лек­ләр (МЭТ) һәм авыл ху­җа­лы­гы тех­ни­ка­сы алу­га то­ты­ла.

Ан­нан На­и­лә За­ки­ро­ва фев­раль аен­да авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры үт­кәр­гән от­чет­лар­га ана­лиз яса­ды. Ни­гез­дә, от­чет­лар эч­тә­лек­ле, тө­гәл, тех­ник ча­ра­лар кул­ла­нып, слайд­лар, ди­аг­рам­ма­лар, күр­гәз­мә­ләр оеш­ты­рып ясал­ган. Һәр җир­дә от­чет җы­е­лыш­ла­ры­на ха­лык күп җы­ел­ган, авыл­ның ни­чек яшә­гә­нен, ни­ләр бор­чы­га­нын ур­та­га са­лып сөй­ләш­кән­нәр, бай­так со­рау да би­рел­гән, алар­ның кай­бер­лә­ре хәл дә ител­гән, кал­ган­на­ры конт­роль­гә алын­ган. Пет­ро­па­вел авыл җир­ле­ге баш­лы­гы от­че­тын­нан уңай үр­нәк итеп слайд­лар күр­сә­тел­де.

Ан­нан соң җы­ел­ган ха­лык­ка авыл җир­лек­лә­ре эл­мә так­та­ла­ры­ның эс­киз­ла­ры күр­сә­тел­де, алар бу­ен­ча фи­кер алы­шын­ды (кай­да­дыр нәр­сә­не­дер үз­гәр­тер­гә, өс­тәр­гә ки­рәк).

Март аза­гы­на чак­лы алар рас­ла­ныр­га ти­еш, ан­нан алар­га бер­дәм за­каз би­ре­лә­чәк. Ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов үз чы­гы­шын­да яңар­тыл­ган тө­зек­лән­де­рү ка­гый­дә­лә­ре мәсь­ә­лә­се­нә ка­гыл­ды, кай­сы авыл җир­ле­ген­дә нәр­сә эш­ли­се тел­гә алын­ды. Ки­ңәш­мә аза­гын­да ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов күп ба­лалы га­и­лә­ләр­гә җир учас­ток­ла­ры бү­леп би­рү мәсь­ә­лә­лә­ре­нә, авыл эчен­дә юл бил­ге­лә­ре ур­наш­ты­ру, авыл му­зей­ла­ры оеш­ты­ру һәм ки­ңәй­тү, ха­лык­ны яшь кош-корт бе­лән тәэ­мин итү (100 мең баш­тан ар­тык кош-корт­ка за­яв­ка җы­ел­ган), яз­гы та­шу­га хә­зер­лек (ел­га һәм күл яр­ла­ры буй­лап рейд­лар үт­кә­рер­гә), ха­лык­тан сөт хә­зер­ләү, яз­гы юл өзе­ге чо­ры­на юл­лар­ны ябу, утыр­ту өчен агач­лар, ку­ак­лар, чә­чәк­ләр хә­зер­ләү мәсь­ә­лә­лә­ре­нә тук­тал­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новошешминск исполком района