Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Министр кыр эшләренең барышы белән танышты

7 майда республиканың Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Яңа Чишмә районында булды. Эш сәфәре барышында ул районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.


Марат Әхмәтов  район башлыгы Вячеслав Козлов белән вертолетта район кырларын карап әйләнделәр, аннан соң “Козлов В.А.“ КФХ территориясендә авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, оешмалар һәм авыл җирлекләре башлыклары  белән очраштылар.
Район башлыгы  кыскача гына язгы кыр эшләренең барышы белән  таныштырды. 7 майга көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалау төгәлләнгән диярлек, уҗымнарның шактый мәйданы минераль  тукландыру алган, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эше 20 мең гектардан артык мәйданда башкарылган, хуҗалыкларның барысы да бөртекле сабан культураларын чәчүгә керешкән. Терлекчелектәге күрсәткечләр 2017  ел дәрәҗәсеннән яхшырак, савым сыерларының саны бераз арткан, район көн саен 80 тоннадан артык сөт сата (шул исәптә 13 тоннасы шәхси хуҗалыклардан). “Агро-Основа“ ҖЧҖ-дә, “Кулон“ а/ф-да, “Архангельское“, “Скоков Н.А.“, “Вәлиев Ф.Р.“ һ.б. КФХ-ларда сөт сату буенча күрсәткечләр яхшы.
Вячеслав Козлов авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм һәм булышлык күрсәткән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Хуҗалык җитәкчеләре белән барган сөйләшүдә Марат Әхмәтов, мондый ярдәм алга таба да күрсәтеләчәк һәм, беренче чиратта, сөткә бәяләрнең түбән  булуы аркасында хуҗалыкларга булышу  өчен, дип билгеләп үтте.
“Бездә  шулай ук энергия куәтле тракторлар сатып  алганда 50 % субсидияләү өчен 700 млн. сумга ресурс бар, максатлы субсидияләү башка юнәлешләрдә дә булачак“, - дип өстәде министр. “Агымдагы елда хуҗалык итүнең кече формаларына булышлык күрсәтү өчен лимит 1,5 тапкырга -  750 млн сумга чаклы – арттырылган, сыерлар асрала торган шәхси йортларга  ярдәм күрсәтү дә дәвам иттереләчәк, - дип ассызыклады ул.
Марат Әхмәтов шулай ук, чәчүлек мәйданнарны кыскартмаска, югары маржиналь культураларга (көнбагыш, бөртеккә кукуруз) аерым игътибар бирергә, бөртеккә бәяләрнең күтәрелүе  инде хәзер  үк күзәтелә, сөт продукциясенә булган бәяләр  дә тотрыкланачак, дип билгеләп үтте.
Әңгәмә азагында министр сорауларга  җаваплар бирде. Аерым алганда,  ул фермер Николай Козловка ваклап түләү шарты белән ашлама бүлеп бирүдә һәм Россельхозбанктан кредит алуда ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде, кәҗәләр өчен субсидия бүлеп бирүне контрольгә алды – бу турыда Акъяр АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин сорады, фермер Николай Скоковның ат фермасына чаклы юл төзү турындагы мәсьәләне карарга сүз бирде һәм язгы кыр эшләрен уңышлы үткәрүләрен теләде.

Азат Мусин. 
Автор фотосы
Башка фотоларны газетабызның novoshishminsk.ru сайтында  карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев