Монополиягә каршы хезмәт ел саен республика районнарына чыгып гражданнарны кабул итүләр үткәрә. Үткән атна азагында безнең районда Россиянең Татарстан УФАС җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов кабул итүләр үткәрде.
Ул кыскача гына федераль монополиягә каршы хезмәтнең эше турында сөйләде, алар консультатив ярдәм күрсәтәләр һәм алар компетенциясендә булган барлык мәсьәләләрне хәл итүдә булышалар, дип билгеләп үтте.
- Без мөрәҗәгать иткән вакытларда андый ярдәмне алабыз, рәхмәт сезгә, - дип билгеләп үтте район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова үткәрелә торган аукционнарда, сатулашуларда (торги) намуссыз катнашучылар турында сорау бирде. Ә җавап түбәндәгечә иде: андый катнашучылар намуссыз катнашучыларның махсус реестрына кертеләләр һәм киләчәктә киләсе аукционнарда катнаша алмаячаклар. Сергей Павлов шулай ук андый очракларда хокук саклау органнары белән тыгыз бәйләнештә булырга - бергә эшләргә кирәклеген дә билгеләп үтте.
- Шундый һәр эпизод буенча безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, - диде Сергей Павлов. Исәп-хисап палатасы рәисе Роман Губкин, Петропавел һәм Красный Октябрь авыл җирлекләре башлыклары да үз сорауларына җаваплар алдылар.
Кабул итүләрдән соң Сергей Павлов Яңа Чишмә гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары белән монополиягә каршы законга кагылышлы мәсьәләләр буенча ачык дәрес үткәрде һәм "Алексеевскдорстрой" ААҖ-нең Яңа Чишмә участогы коллективы белән очрашты, аларның сорауларына җаваплар бирде.
Азат Мусин
Автор фотосы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев