Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Муниципаль берәмлекләрнең эше тикшерелде

Үт­кән ат­на­да Ка­зан­да ТР му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­лә­ре Со­ве­ты­ның VI съ­ез­ды бу­лып уз­ды, ан­да ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов җи­тәк­че­ле­ген­дә ра­йон де­ле­га­ци­я­се дә кат­наш­ты. Съ­езд­га Та­тарс­тан­нан 989 му­ни­ци­паль бе­рәм­лек вә­кил­лә­ре җы­ел­ды. Съ­езд эшен­дә ТР Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов, Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның Дәү­ләт Ки­ңәш­че­се Мин­ти­мер Шәй­ми­ев, ТР Дәү­ләт Со­ве­ты Рә­и­се Фә­рит Мө­хәм­мәт­шин, рес­пуб­ли­ка­быз Хө­кү­мә­те баш­лы­гы Ил­дар...

Со­вет­ның 2011 ел­гы эш нә­ти­җә­лә­ре ту­рын­да­гы док­лад бе­лән аның рә­и­се Мин­сә­гыйть Ша­ки­ров (рәсемдә) чы­гыш яса­ды. Ул ТР му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­лә­ре Со­ве­ты­ның 5 ел элек оеш­ты­ры­лу­ын һәм шу­шы ва­кыт эчен­дә ТР Пре­зи­ден­ты, Дәү­ләт Со­ве­ты һәм Хө­кү­мә­те яр­дә­мен­дә Со­вет эш­чән­ле­ген­дә төп ли­ния тө­зе­лү­ен ис­кә тө­шер­де. М. Ша­ки­ров бу ел­га 62 пункт­та бил­ге­лән­гән эш пла­ны­ның 42се­нең үтә­лү­ен, 14 пункт - өлеш­чә ге­нә, ә 6сы - бө­тен­ләй үтәл­мә­вен, хә­бәр ит­те. Со­вет рә­и­се атап үт­кән мәгъ­лү­мат­лар бу­ен­ча, 2006 ел­да рес­пуб­ли­ка му­ни­ци­па­ли­тет­ла­ры­ның ке­ре­ме 15,2 млрд. сум тәш­кил ит­кән, ә 2011 ел­да 28,5 млрд. сум дә­рә­җә­сен­дә бу­лыр дип кө­те­лә. Бар­лы­гы 2006 ел­дан алып 2011 ел­га чак­лы му­ни­ци­па­ли­тет­лар­ны ел са­ен фи­нанс­лау 36дан 60 млрд. сум­га чак­лы арт­кан. 2013 ел­га ка­дәр му­ни­ци­па­ли­тет­лар­ны үс­те­рү прог­рам­ма­сын фи­нанс­лау­ның ту­ла­ем кү­лә­ме 13 млрд. сум­нан ар­тык тәш­кил итә. Аның сүз­лә­ре бу­ен­ча, бу ел эчен­дә бай­так эш­ләр эш­лән­гән. Шул ук ва­кыт­та, ТР му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­ләр Со­ве­ты рә­и­се бил­ге­ләп үт­кән­чә, проб­ле­ма­лар бай­так әле. Ае­рым ал­ган­да, ул про­ку­рор кү­зәт­че­ле­ге ор­ган­на­ры­ның му­ни­ци­паль власть­лар­га би­рә тор­ган күп сан­лы күр­сәт­мә­лә­ре­нә игъ­ти­бар­ны юнәлт­те. Му­ни­ци­па­ли­тет­лар күп­че­лек оч­рак­та средст­во­лар җит­мәү ар­ка­сын­да әле­ге бо­е­рык­лар­ны үтәр­лек хәл­дә тү­гел­ләр. Му­ни­ци­па­ли­тет­лар­ның төп проб­ле­ма­ла­ры ара­сын­да тик­ше­рү­че ор­ган­нар та­ра­фын­нан ба­сым бу­лу­ын, тө­гәл­рә­ге, күз­дә то­тыл­ган бар­лык му­ни­ци­паль вә­ка­ләт­ләр­не тор­мыш­ка ашы­ру өчен фи­нанс чы­га­нак­ла­ры җи­теш­мә­вен ис­кәр­де ул. Док­лад ясау­чы шу­лай ук рес­пуб­ли­ка­ның му­ни­ци­паль бе­рәм­лек баш­лык­ла­ры­ның хез­мәт хак­ла­рын арт­ты­ру һәм со­ци­аль-икъ­ти­са­дый үсеш­тә иң ях­шы күр­сәт­кеч­ләр­гә иреш­кән му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­ләр­гә грант бү­леп би­рү мәсь­ә­лә­лә­ре­нә дә ка­гыл­ды. М. Ша­ки­ров авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры­ның еш алы­шы­ну­ын та­гын бер проб­ле­ма­лы мо­мент дип ата­ды. Уты­рыш­та кай­бер му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­ләр­нең җи­тәк­че­лә­ре дә чы­гыш яса­ды. Үз чы­гыш­ла­рын­да, ае­рым ал­ган­да, Со­вет­та юри­дик хез­мәт бул­ды­ру, му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­ләр­нең үз их­ты­яҗ­ла­ры өчен фай­да­лы ка­зыл­ма­лар (ком, вак таш) та­бу һәм эш­кәр­тү тәр­ти­бен җай­га са­лу ки­рәк­ле­ге ту­рын­да сөй­лә­де­ләр. Шу­лай ук му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­ләр­ баш­лык­ла­рын юл­лар то­ры­шы, сөт­кә са­тып алу бә­я­лә­ре­нең тү­бән бу­луы ке­бек мәсь­ә­лә­лә­р дә бор­чый.

ТР му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­лә­ре Со­ве­ты­ның VI съ­ез­дын­да Та­тарс­тан Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов чы­гыш яса­ды. Рес­пуб­ли­ка баш­лы­гы съ­езд үзен эш­нең уңыш­лы фор­ма­сы бу­ла­рак күр­сәт­те, дип бил­ге­ләп үт­те. «Эш­нең та­гы да нә­ти­җә­ле схе­ма­сы та­был­ды, бу исә му­ни­ци­па­ли­тет­лар­ның проб­ле­ма­ла­рын аң­лар­га һәм прог­рам­ма­га да ти­еш­ле ка­рар­лар ка­бул итәр­гә мөм­кин­лек би­рә­чәк", диде. Аның фи­ке­рен­чә, съ­езд ара­ла­шыр­га, бер-бе­рең­не ише­тер­гә мөм­кин­лек би­рә. Бү­ген зал­да "без­нең та­я­ныч­лар" җы­ел­ган, дип бил­ге­ләп үт­те ул һәм җы­е­лу­чы­лар­ның ба­ры­сы­на да рес­пуб­ли­ка үсе­ше­нә өлеш кер­тү­лә­ре өчен рәх­мәт бел­дер­де. Ул шу­лай ук Со­вет рә­и­се Мин­сә­гыйть Ша­ки­ров­ның эшен юга­ры бә­я­лә­де.

Рес­пуб­ли­ка баш­лы­гы му­ни­ци­паль хез­мәт­кәр­ләр­нең һө­нә­ри дә­рә­җә­лә­рен кү­тә­рү ки­рәк­ле­ге ту­рын­да­гы фи­кер­не хуп­ла­ды. Аның фи­ке­рен­чә, кадр­лар хә­зер­ләү мәсь­ә­лә­лә­ре­нә җит­ди игъ­ти­бар би­рер­гә ки­рәк.

Съ­езд­да яң­гы­ра­ган проб­ле­ма­лы мәсь­ә­лә­ләр, ае­рым ал­ган­да, тө­зек­лән­де­рү, юл­лар һәм кү­пер­ләр то­ры­шы ту­рын­да сүз алып бар­ган­да, әле­ге проб­ле­ма­лар ло­каль (җир­ле) хәл ите­лә, дип бил­ге­ләп үт­те Пре­зи­дент. Бу мәсь­ә­лә­ләр­дә сис­те­ма­лы эш ки­рәк, дип са­ный ул. Рөс­тәм Миң­не­ха­нов шу­лай ук му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­ләр­нең баш­лык­ла­ры эшен­дә за­ман­ча тех­но­ло­ги­я­ләр кул­ла­ну­ны һәм дәү­ләт хез­мәт­лә­ре күр­сә­тү бу­ен­ча сис­те­ма­лы эш алып ба­ру­ны мө­һим дип ис­кәр­тә.

Му­ни­ци­па­ли­тет­лар үз­лә­рен­дә бул­ган бай­лык­лар­дан фай­да­ла­ныр­га ти­еш­ләр, дип исәп­ли рес­пуб­ли­ка баш­лы­гы.

Сөт­кә са­тып алу бә­я­лә­рен арт­ты­ру ту­рын­да­гы тәкъ­дим­не дө­рес дип ата­ды Рөс­тәм Миң­не­ха­нов. Та­тарс­тан­да шәх­си яр­дәм­че ху­җа­лык­лар­га һәм га­и­лә фер­ма­ла­рын үс­те­рү­дә яр­дәм итү бу­ен­ча зур эш алып ба­ры­лу­ын ис­кә тө­ше­реп, Рөс­тәм Миң­не­ха­нов ТР авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нист­ры­на урын­нар­да­гы авыл ху­җа­лы­гы җи­теш­те­рү­че­лә­ре­нә ни­чек яр­дәм итү ту­рын­да уй­лар­га йөк­лә­мә бир­де. Рес­пуб­ли­ка баш­лы­гын җир­лек баш­лык­ла­ры­ның алы­шы­ну мәсь­ә­лә­лә­ре дә бор­чый. Бу уңай­дан ул кем дә кем му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­ләр баш­лы­гы ва­зый­фа­сын­да озак ва­кыт­лар эш­лә­гән икән, алар өс­тә­мә ак­ча алыр­га ти­еш­ләр, дип са­ный. "Бу мәсь­ә­лә­не без хәл итә­чәк­без", - ди­де ул. Рөс­тәм Миң­не­ха­нов шу­лай ук ТР му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­ләр­нең баш­лык­ла­ры­на хез­мәт хак­ла­рын арт­ты­ру ту­рын­да­гы мәсь­ә­лә­не ка­рар­га вәгъ­дә ит­те. Та­гын бер яңа­лык­ны зал­да җы­е­лу­чы­лар көч­ле ал­кыш­лар бе­лән ка­бул ит­те­ләр: ТР Пре­зи­ден­ты Та­тарс­тан­да яр­ты ел эчен­дә му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­ләр­нең җи­тәк­че­лә­рен ноут­бук­лар бе­лән тәэ­мин итәр­гә ты­ры­шу­ла­ры ха­кын­да хә­бәр ит­те. Ә әле­гә ул ав­то­мо­биль­ләр са­тып алу­га сер­ти­фи­кат­лар тап­шыр­ды.

Съ­езд­да му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­ләр­нең Го­мум­рә­сәй конг­рес­сы пре­зи­ден­ты Сте­пан Ки­ри­чук та чы­гыш яса­ды. "ТР му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­лә­ре Со­ве­ты - Рә­сәй­дә иң ях­шы­лар­ның бер­се", - дип бил­ге­ләп үт­те ул. Го­му­мән, му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­ләр Со­ве­ты - му­ни­ци­паль власть ор­ган­на­ры һәм дәү­ләт ор­ган­на­ры ара­сын­да ди­а­лог алып ба­ру­чы ки­рәк­ле ор­ган, дип исәп­ли ул.

Ан­нан соң рес­пуб­ли­ка баш­лы­гы кай­бер бү­ләк­ләр­не, шул исәп­тә күп­тән тү­гел ге­нә бул­ды­рыл­ган "За зас­лу­ги в раз­ви­тии мест­но­го са­моуп­рав­ле­ни­я" ме­да­лен тап­шыр­ды. Яңа бү­ләк­не бе­рен­че­ләр­дән бу­лып ТР Дәү­ләт Ки­ңәш­че­се Мин­ти­мер Шәй­ми­ев ал­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев