Муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре һәм чыгымнары турында мәгълүматлар – комиссия контролендә
Яңа Чишмә районында коррупциягә каршы эш итү буенча комиссиянең чираттагы утырышында алты мәсьәлә каралды. Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.
Вазыйфаи йөкләмәләрне башкарганда Красный Октябрь АҖ башкарма комитеты җитәкчесендә мәнфәгатьләр конфликты китереп чыгарган һәм чыгарырга мөмкин булган шәхси кызыксынулар туу турында белдерү кәгазен карау турындагы информация тыңланды.
Тәкъдим ителгән информацияне һәм шартларны исәпкә алып (шулар аркасында мәнфәгатьләр конфликты килеп чыгарга мөмкин булган) комиссия, әгәр дә Красный Октябрь АҖ башкарма комитеты җитәкчесе гр.З белән хезмәт килешүе төзегән очракта, мәнфәгатьләр конфликты булуын тану турындагы карарны кабул итте.
Шулай ук Яңа Чишмә районы прокуратурасы тарафыннан чыгарылган федераль законны бозуларны бетерү турындагы язма гариза да тикшерелде. Язма гаризаны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия карар кабул итте, анда районның җирле үзидарә органнарындагы урындагы ике кешене кисәтү һәм шелтә белдерү сыйфатында дисциплинар җаваплылыкка тарту турындагы рекомендацияләр бирелгән (2018 елның 4 июленә булган торыш буенча кисәтү һәм шелтә белдерү сыйфатында дисциплинар җаваплылыкка тарту турында тиешле боерыкка кул куелган, теркәлгән һәм Яңа Чишмә районы прокуратурасына җибәрелгән).
Комиссия утырышының көн тәртибе нигезендә шулай ук районда муниципаль вазыйфада булган 2 кешедән кергән 2017 ел өчен керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек сыйфатындагы йөкләмәләр турындагы мәгълүматларны тутырганда һәм тапшырганда җибәрелгән хаталар турындагы гаризалар да карап тикшерелде.
Әлеге гаризаларны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия 2017 елда керемнәр , чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар төзегәндә һәм тапшырганда әһәмияте аз булган тәртип бозулар белән җибәрелгән хаталарны тану турында карар кабул итте. Шуның белән бергә комиссия карары белән әлеге урындагы кешеләр адресына 2018 нче һәм киләсе еллар өчен керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр төзегәндә шуңа охшаш тәртип бозуларга юл куймау турында кисәтү ясалды.
Барлык 6 мәсьәләне карап тикшерү турындагы доклад белән район башлыгының коррупциягә каршылык күрсәтү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Вячеслав Темников чыгыш ясады. Районда коррупциягә каршылык күрсәтү буенча эшне координацияләү буенча узган комиссия утырышы турында тәфсилле информация белән районның рәсми сайтында “Коррупциягә каршылык күрсәтү“ бүлегендә “Яңа Чишмә муниципаль районында коррупциягә каршылык күрсәтү буенча эшне координацияләү буенча комиссия“ бүлекчәсендә таныша аласыз.
Вячеслав Темников,
район башлыгы ярдәмчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев