Наркотиклар белән көрәштә нинди чара да ярый
Бүгенгесе көнгә Яңа Чишмә РҮХнең наркология кабинетында диспансер исәбендә 5, профилактика исәбендә 11 кеше тора. 2011 елда 7 кеше профилактика исәбенә куелган. "Мәк-2011" операциясе кысаларында дүрт кеше наркотик матдәләр кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылган, тикшерү актларыннан күренгәнчә, Яңа Чишмә районының унбер торак пунктында 7 га мәйданда кыргый киндер үсүе ачыкланган....
Бүгенгесе көнгә Яңа Чишмә РҮХнең наркология кабинетында диспансер исәбендә 5, профилактика исәбендә 11 кеше тора. 2011 елда 7 кеше профилактика исәбенә куелган. "Мәк-2011" операциясе кысаларында дүрт кеше наркотик матдәләр кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылган, тикшерү актларыннан күренгәнчә, Яңа Чишмә районының унбер торак пунктында 7 га мәйданда кыргый киндер үсүе ачыкланган.
Шул уңайдан күрсәтмә чыгарылган һәм ул үтәлгән, киндерне чабып, яндырганнар. 2011 елда 183 грамм "марихуана" каннабис саткан өчен граждан "Н"га карата җинаять эше (РФ ҖК 228 маддә 1 өлеш, 3 п. "г", 30 маддә 3 өлеш) кузгатылган, бу кешене Яңа Чишмә район суды шартлы рәвештә 5 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Ноябрь азагында узган наркотикларга каршы комиссия утырышында наркотикларның законсыз әйләнешен булдырмау (профилактика) буенча компетентлы органнарның эше карап тикшерелде, узган айга йомгак ясалды. 2011 елга куелган бурычлар даими хәл ителә: сәламәтләндерү лагерьларында һәм яшүсмерләрнең яшәү урыннарында җәйге каникуллар вакытында наркотикларга каршы эш алып барыла; уку йортларында наркотикларга каршы профилактик эшләр, укучыларның наркотик һәм психотроп матдәләр куллану-кулланмауларын профилактик тикшерүләр үткәрелә; яшьләр арасында наркоҗинаятьләр ачыклана; белем бирү учреждениеләрендә сәламәт яшәү рәвешен булдыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә; яшьләр һәм яшүсмерләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау максатларында Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек тарафыннан спорт һәм массакүләм чараларны оештыру буенча эшләр башкарыла, балаларны һәм яшьләрне спортның төрле төрләре белән шөгыльләнүгә һәм ярышларда, фестивальләрдә, конкурсларда, слетларда катнашуга җәлеп итү (тарту) өчен спорт секцияләре ачыла.
"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасында "Тәмәкенең зарары", "Наркотикларга - киртә!", "Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит" акцияләре турында язмалар басылып тора. Наркоманиянең таралуына сайтларда наркотик һәм психотроп матдәләр тарату һәм аларны хәзерләү технологиясе турында мәгълүматлар урнаштыру (тарату), көнбатыш культурасын сеңдерү, иң мөһиме - гаилә элемтәләрен зәгыйфьләндерүгә йөз тоткан гамәлләрне алга сөргән күренешләргә каршы эш итү өлкәсендәге проблемаларны өйрәнеп, ата-аналар җыелышлары, ЭЭМ, ПДН вәкилләре, РҮХ табиблары белән наркоманиягә каршы профилактика буенча очрашулар үткәрелә. 2012 елга муниципаль наркотик комиссия эше планына наркотиклар белән көрәшү өчен яңа чаралар кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев