Ни өчен индексацияләгәннән соң пенсия элекке дәрәҗәдә калырга мөмкин
Яңа Чишмә районында РПФ ның клиентлар хезмәтенә халыктан мөрәҗәгатьләр ешайды. Сорауның асылы – пенсияләрне индексацияләү, төгәлрәге – ни өчен индексациядән соң пенсияләр элеккечә 8232 сум калган. Күпләр: “Вәгъдә иткән индексация кая соң, пенсия 8232 сум иде, шулай булып калган да?” - дип сорый.
РПФ белгечләре 8232 сум саны нинди сан һәм шуңа тигез булган пенсияләрне кайчакта арттырырга теләмәүләрен аңлаталар.
- Картлык буенча һәм туендыручысын югалту буенча пенсияләр иминиятнеке дә, социаль дә булырга мөмкин. 2019 елда иминият пенсияләрен индексацияләү 1 гыйнвардан 7,05 % ка башкарылган. Исегезгә төшерәбез, индексацияне исәпкә алып иминият пенсияләре фәкать эшләмәүче пенсионерларга гына түләнә. Эшләүче пенсионерлар иминият пенсиясен индексацияне исәпкә алмыйча гына ала. Ә социаль пенсияләр эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга 1 апрельдән индексацияләнәчәк.
Пенсия күләме пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсеннән түбән булган социаль пенсия һәм иминият пенсиясе алучы пенсионерларга федераль социаль өстәмә түләү (ФСӨ) булырга тиеш.
Татарстанда 2019 елга ФСӨ-не билгеләү өчен пенсионерның яшәү минимумы 8232 сум тәшкил итә.
Һәр пенсионерның ФСӨ күләме индивидуаль, чөнки ФСӨ күләме кешенең берләштерелгән кеременә бәйле – керем азрак булган саен, өстәмә түләү күбрәк. Тулаем керемгә шулай ук социаль яклаудан түләүләр дә (“юл” түләүләре) кертелә.
Һәм киресенчә, пенсия күләме яки башка төр акчалата түләүләр күләме артканда ФСӨ күләме кими.
Әгәр Сез пенсияне социаль федераль өстәмә белән бергә 8232 сум яшәү минимумы күләмендә аласыз икән һәм пенсияне индексацияләгәннән соң аның күләме билгеләнгән яшәү минимумыннан кимрәк кала икән, бу очракта тулаем түләүләр күләме Сезнең өчен быел үзгәрмәячәк һәм 8232 сум дәрәҗәсендә калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев