Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Өч Ольга бюджетны контрольдә тота

1992 елның 8 декабрендә «Федераль казначылык турында " гы указ имзаланды. Әлеге Указ нигезендә Россия Федераль казначылык органнары системасы төзелде.


Шуның аркасында Россия бюджетының күп өлеше ачык һәм күренүчән булды, чөнки бу мизгелдән башлап, барлык чыгымнарны һәм дәүләт структурасындагы чыгымнарны күзәтү мөмкинлеге барлыкка килде. Бу система бүгенге көндә дә эшли һәм дәүләт бюджетын саклау һәм контрольдә тоту үсешенең аерылгысыз өлеше булып тора. Нәкъ менә шул система ярдәмендә илебездә күп кенә кризисларны булдырмый калырга мөмкин.
Яңа Чишмә районында 2001 елда Федераль казначылык бүлеге оештырылды. 2011 елның 1 августыннан ул Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең 32 нче номерлы бүлек итеп үзгәртелә. 2013 елдан бүлекне Ольга Соловьева җитәкли, аның җитәкчелегендә ике кешедән торган коллектив эшли: казначея Ольга Трунова һәм 1 разрядлы белгеч Ольга Роднина.
Федераль казначылык бүлеге счетларны ачу, яңадан рәсмиләштерү һәм ябу өчен каралган документларны кабул итүне һәм тикшерүне оештыра; Федераль Банк чаралары белән операцияләр үткәрүне һәм исәпкә алуны тәэмин итә; Федераль Банкта акча алучылар өчен РФ Финанс министрлыгы тарафыннан билгеләнгән тәртип нигезендә санкцияләнгән түләләрүне гамәлгә ашыра, бюджет процессы кысаларында контроль һәм күзәтчелекне гамәлгә ашыра һ. б.
- Бүлектә 72 шәхси счет ачылган, аларның клиентлары - федераль оешмалар, - дип сөйли Ольга Соловьева. 2017 елдан башлап бүлек касса хезмәте дә күрсәтә, аның клиентлары - крестьян-фермер хуҗалыклары. Бүгенгесе көндә 9 шәхси счет ачылган: КФХны үстерү өчен грант акчаларын файдалану,  эш башлаучы фермерлар өчен һәм гаилә фермасын үстерүгә. Бүлек Финанс-бюджет палатасы һәм территориаль казначылык белән тыгыз хезмәттәшлектә тора һәм Федераль казначылыкның югарыдагы оешмасы тарафыннан куелган бурычлары нигезендә эшли. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев