2014 елның 14 август көне Әдәмсә халкы өчен онытылмаслык зур вакыйга булып истә калачак - ул көнне авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә яңа бик матур һәйкәл ачу тантанасы булып үтте.
Мәдәният йорты каршындагы паркта байтак кеше җыелган иде. Тантананы ачып, авыл җирлеге башлыгы Любовь Котова авылдан фронтка 407 кеше китеп, бары 123 есенә генә әйләнеп кайту насыйп булуын билгеләп үтте. Бүген авылда сугышта катнашкан 3 кеше гомер итә, яу кырында ятып калган сугышчыларның тол калган хатыннары - 7әү һәм 33 - тыл хезмәтчәне.
"Торак-ветераннарга" федераль программасы буенча 10 кеше үз торак шартларын яхшырткан.
-Безнең тарафтан отып алынган республика хөкүмәте гранты акчасына төзелгән бүген ачылган һәйкәлгә яу кырында ятып калган 269 якташыбызның исемнәре чокып язылган, - ди Любовь Котова. - Аларның исемнәре беркайчан да онытылмас һәм якты истәлек булып безнең күңелләрдә сакланыр.
Әдәмсәлеләрне әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан тәбрик итеп, район башлыгы Вячеслав Козлов соңгы елларда (әлбәттә инде, соңлап булса да) сугышта катнашучыларга, тол калганнарга карата игътибар сизелерлек артты, диде. Безнең районда 166 кеше үз торак шартларын яхшыртты, шуларның яртысына районда яңа торак төзелде. Ел саен яу кырында һәлак булучыларның, хәбәрсез югалган сугышчыларның яңа исемнәре табылып тора һәм алар Хәтер китабына кертелә.
Хәзер район үзәгендә инде тыныч вакытларда вафат булган сугышта катнашучылар истәлегенә һәйкәл төзү эше башланды. Янәшәдә генә тылда җиңү яулаган тыл хезмәтчәннәре истәлегенә стела куелачак. Һәйкәл тантаналы төстә Җиңүнең 70 еллыгына - киләсе ел Җиңү көнендә ачылачак.
Хезмәт ветераннары Асия Ситдыйкова һәм Хамәтгариф Мөлеков һәйкәл төзүләре һәм алар турында кайгыртып торулары өчен рәхмәт белдерделәр. Аннан тантаналы төстә кызыл тасма киселде, мәңгелек ут кабызылды һәм веноклар куелды.
Аннан шунда ук район башлыгы катнашында гражданнар җыены булды, анда авыл җирлегендә көн үзәгендәге мәсьәләләр каралды, проблемалы мәсьәләләр буенча авыл кешеләренең тәкъдимнәре тыңланды. Авыл халкын Бакташ авылында Кичуй елгасы аша күпер төзү, җирле АМЙны ремонтлау, авыл эчендәге юлларны төзекләндерү һәм вак таш түшәү, Үзәк, Мельничная, Заречная урамнарында суүткәргеч салу эшен төгәлләү мәсьәләләре борчый. Соңгы ике мәсьәлә (урамнарга вак таш түшәү һәм суүткәргеч салу) авылның социаль-икътисадый планына кертеләчәк һәм район җитәкчелеге контроленә алыначак.
Азат МУСИН
Башка фоторәсемнәрне газетабызның novos-hishminsk.ru сайтыннан карагыз.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев