ОСАГО килешүләрен төзү тәртибе үзгәрә
2012 елның 1 гыйнварыннан "Транспорт чараларына техник карау турындагы" РФ Законы һәм "Транспорт средстволары ияләренең гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турындагы" РФ Законына үзгәрешләр үз көченә керү сәбәпле ОСАГО килешүләрен төзү тәртибе үзгәрә.
2012 елның 1 гыйнварыннан ОСАГО килешүләре иминиятләштерүче тарафыннан документларга өстәмә итеп техник карауның (ТК) гамәлдәге Талоны бирелгәндә генә төзелә, гамәлдә булу срогы иминиятләштерү срогы башланган көннән (дата) алты айдан да ким тәшкил итмәскә тиеш.
Мәсәлән, әгәр ОСАГО полисы 2012 елның гыйнварыннан төзелә икән, ТК Талонының гамәлдә булу срогы 2012 елның июль аеннан да иртәрәк бетәргә тиеш түгел. Әгәр иртәрәк бетә икән, килешү төзелми, техник карау үтәргә кирәк булачак.
Хөрмәтле автотранспорт хуҗалары! Әгәр 2012 елның гыйнвар-март айларында сезнең ОСАГО килешүләре вакыты тәмамлана икән, 2011 елның 31 декабренә чаклы ОСАГО килешүен хәзергесе вакытта гамәлдә булган шартларда (ТК Талонын бирмәчә) төзергә тәкъдим итәбез.
Тулырак мәгълүмат алу өчен 2-27-51 телефоны буенча шалтыратып белешергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев