Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Паспорт – иясенең шәхесен раслаучы документ

Пас­пор­тың юк икән - граж­дан­лык хо­ку­кың да юк. Ке­ше­гә 14 яшь ту­лу­га ул үз иле­нең ту­лы хо­кук­лы граж­да­ны бу­лыр­га ти­еш. Пас­порт алу өчен нәр­сә­ләр ки­рәк? Ра­йон­ның миг­ра­ция хез­мә­те на­чаль­ни­гы Га­ли­на Юрь­е­ва шул хак­та сөй­ли. Пас­порт алу яки алыш­ты­ру өчен №1П фор­ма­сын­да га­ри­за би­рү та­ләп ите­лә, аңа тү­бән­дә­ге до­ку­мент­лар тер­кә­лә: туу...

Пас­пор­тың юк икән - граж­дан­лык хо­ку­кың да юк. Ке­ше­гә 14 яшь ту­лу­га ул үз иле­нең ту­лы хо­кук­лы граж­да­ны бу­лыр­га ти­еш. Пас­порт алу өчен нәр­сә­ләр ки­рәк? Ра­йон­ның миг­ра­ция хез­мә­те на­чаль­ни­гы Га­ли­на Юрь­е­ва шул хак­та сөй­ли.

Пас­порт алу яки алыш­ты­ру өчен №1П фор­ма­сын­да га­ри­за би­рү та­ләп ите­лә, аңа тү­бән­дә­ге до­ку­мент­лар тер­кә­лә: туу ту­рын­да та­нык­лык, ти­еш­ле үр­нәк­тә­ге ике фо­то­рә­сем, Рә­сәй Фе­де­ра­ци­я­се граж­дан­лы­гын рас­лау­чы до­ку­мент­лар, пас­порт­та мәҗ­бү­ри бил­ге­ләр кую өчен ки­рәк­ле до­ку­мент­лар (хәр­би би­лет, 14 яшь­кә­чә бул­ган ба­ла­ла­ры­ның туу ту­рын­да та­нык­лык­ла­ры, яшәү уры­нын­да тер­кә­лү­ен рас­ла­ган до­ку­мент­лар, ни­ках тер­кә­лүе яки ае­ры­лы­шу ту­рын­да­гы та­нык­лык­лар), пас­порт ал­ган яки алыш­тыр­ган өчен дәү­ләт пош­ли­на­сы тү­ләү ту­рын­да кви­тан­ция бу­лу шарт.

Пас­порт­ны алыш­тыр­ган­да аны алыш­ты­ру сә­бә­бен рас­лау­чы до­ку­мент­лар ки­рәк. Пас­порт ке­ше­гә 20 һәм 45 яшь тул­гач алыш­ты­ры­лыр­га ти­еш;

граж­дан фа­ми­ли­я­сен, исе­мен, ата­сы­ның исе­мен үз­гәр­тер­гә те­лә­сә, да­та­лар яки ту­ган уры­ны үз­гәр­сә дә, ни­ках­ка кер­сә, ае­ры­лыш­са, исе­мен алыш­тыр­са, туу ту­рын­да та­нык­лы­гын алыш­тыр­са да пас­порт алыш­ты­ры­лыр­га ти­еш.

Җе­не­се үз­гәр­гән оч­рак­та, пас­пор­ты ту­зып ярак­сыз­га әй­лән­сә, зы­ян күр­сә, яки баш­ка сә­бәп бул­са, пас­порт­та­гы язу­лар тө­гәл бул­ма­са яки ха­та­лы бул­са, ке­ше­нең тыш­кы кы­я­фә­те үз­гәр­сә дә пас­порт алыш­ты­ры­лыр­га ти­еш. Бу оч­рак­та туу ту­рын­да та­нык­лык, алыш­ты­ры­ла­сы ис­ке пас­порт, шу­лай ук пас­порт­та бил­ге­ләү өчен ки­рәк­ле до­ку­мент­лар (хәр­би би­лет, 14 яшь­кә­чә бул­ган ба­ла­лар­ның туу ту­рын­да та­нык­лык­ла­ры, яшәү уры­нын­да тер­кә­лү­не рас­лау­чы до­ку­мент­лар, ни­ках тер­кә­лүе та­нык­лы­гы, ае­ры­лы­шу ту­рын­да­гы та­нык­лык,) дәү­ләт пош­ли­на­сы тү­ләү ту­рын­да кви­тан­ция бу­лу шарт. Ал­да атап үтел­гән до­ку­мент­лар­дан тыш, пас­порт­ны югалт­кан­да тү­бән­дә­ге­ләр ки­рәк:

ти­еш­ле үр­нәк­тә­ге 4 фо­то­рә­сем; яз­ма­ча га­ри­за (га­ри­за­да кай­да, кай­чан һәм нин­ди оч­рак­лар­да пас­порт­ның юга­луы (ур­ла­ну­ы) язы­лыр­га ти­еш).

Пас­пор­тын ур­ла­ган оч­рак­та граж­да­нин га­ри­за язып РФ эч­ке эш­ләр ор­ган­на­ры­на мө­рә­җә­гать итә һәм бү­лек­чә­гә ва­кый­га ту­рын­да­гы хә­бәр­не тер­кәү ха­кын­да­гы та­лон-бел­де­рү кә­га­зен би­рә.

Яшәү уры­ны бу­ен­ча тер­кә­лү өчен: - шә­хе­сен рас­лау­чы до­ку­мент; №6 фор­ма­сы бу­ен­ча яшәү уры­ны бу­ен­ча тер­кә­лү ту­рын­да га­ри­за (Рег­ла­мент­ка №6 нчы ку­шым­та); граж­да­нин­га то­рак би­на тәкъ­дим итү­че­нең то­рак би­на­га кер­тү өчен ни­гез бу­лып тор­ган до­ку­мент-га­ри­за­сы; хо­кук­ка дәү­ләт тер­кә­ве ту­рын­да­гы та­нык­лык - ки­ле­шү (то­рак­ка бул­ган хо­кук), то­рак би­на­дан фай­да­ла­ну хо­ку­кын та­ну ту­рын­да­гы суд ка­ра­ры яисә то­рак би­на­дан фай­да­ла­ну хо­ку­кы бар­лы­гын рас­лау­чы баш­ка до­ку­мент яки аның ти­еш­ле тәр­тип­тә рас­лан­ган кү­чер­мә­се.

Тер­кә­лү өчен ал­да са­нап кит­кән до­ку­мент­лар­ның бер­сен ге­нә дә тәкъ­дим итү җи­тә.

Яшәү уры­ны бу­ен­ча тер­кә­лү исә­бен­нән төш­кән (яңа яшәү уры­ны­на кил­гән­че­нә ка­дәр) граж­дан­нар элек яшә­гән урын­на­рын­да­гы упол­но­мо­чен­ный ор­ган та­ра­фын­нан би­рел­гән №7 фор­ма­сы бу­ен­ча языл­ган "ад­рес­ный лис­ток убы­ти­я" язу­ын тәкъ­дим итәр­гә ти­еш­ләр.

Бар­ган урын­да тер­кә­лү өчен: шә­хес­не рас­лау­чы до­ку­мент; №1 фор­ма­сы бу­ен­ча бар­ган урын­да тер­кә­лү ту­рын­да­гы га­ри­за (Рег­ла­мент­ка №1 нче ку­шым­та); граж­да­нин­ның күр­сә­тел­гән ад­рес бу­ен­ча ва­кыт­лы­ча яшәү­гә ни­гез бу­лып тор­ган до­ку­мент (найм ки­ле­шүе, то­рак би­на би­реп то­ру­чы ке­ше­нең га­ри­за­сы) бу­лу шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X