Пенсия фонды аңлата
Газетабыз редакциясенә укучыбыздан сорау алынды. Аңа районның Пенсия фонды бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева җавап бирә. - Нәрсә ул СНИЛС һәм ул ни өчен кирәк? - СНИЛС - ул иясенең исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туган елы һәм урыны, шулай ук эш бирүчеләр Сезнең булачак пенсиягез өчен күчергән акчалар чагылыш тапкан шәхси пенсия...
Газетабыз редакциясенә укучыбыздан сорау алынды. Аңа районның Пенсия фонды бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева җавап бирә.
- Нәрсә ул СНИЛС һәм ул ни өчен кирәк?
- СНИЛС - ул иясенең исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туган елы һәм урыны, шулай ук эш бирүчеләр Сезнең булачак пенсиягез өчен күчергән акчалар чагылыш тапкан шәхси пенсия исәбе номеры күрсәтелгән персональ карточка. Хезмәт хакы һәм эш стажы күбрәк булган саен, сезнең счетта акча да күбрәк теркәлә, пенсиягез дә югарырак була. Бүгенгесе көндә СНИЛС - дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне алу өчен персональ мәгълүматларның бердәнбер идентификаторы. Ул дәүләтнең социаль хезмәт күрсәтүләренә һәм ташламаларга хокуклы гражданнар регистрын булдыру өчен кулланыла, төп дәүләт хезмәтләре: паспорт тутыру өчен бланклар һәм мәгълүмат, РПФ да индивидуаль шәхси счет өчен күчермә һ.б. алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында кулланучыны идентификацияләү өчен файдаланыла. Шуңа да СНИЛС өлкәннәргә генә түгел, балаларга да кирәк. РПФ, яшькә бәйсез рәвештә, барлык гражданнарны мәҗбүри иминиятләштерү системасында терки. Әгәр балага 14 яшь тулмаган икән, СНИЛС алу өчен үз паспортлары һәм баланың туу турындагы таныклыгы белән әти-әниләре мөрәҗәгать итә, 14 яшьтән узган яшьләр РПФ-на паспортлары белән үзләре мөрәҗәгать итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев