Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Пенсия грамоталылыгының бердәм көне

15 октябрьдә, пенсия грамоталылыгының бердәм көнендә бөтен ил буенча укучылар һәм урта махсус уку йортларында белем алучы студентлар өчен пенсия белән тәэмин итү нигезләре буенча дәресләр булып үтте.

Безнең район да читтә калмады. Яңа Чишмә урта мәктәбе һәм гимназия укучылары өчен белгечләр РПФ бүлегендә экскурсия үткәрделәр, алар анда - Пенсия бүлегендә - нинди эшләр оештырылуы һәм нинди функцияләр башкарылуы белән таныштылар.
Слайдлар ярдәмендә өлкән сыйныф укучыларына нәрсә ул пенсия хокуклары, алар ничек формалаша, нәрсәгә бәйле һәм СНИЛС - яшел карточка ни өчен кирәк, ни өчен булачак пенсияңне яшьтән үк кайгыртырга, ни өчен "ак хезмәт хакы" гына алу мөһим икәнлеге турында сөйләделәр. Төп игътибар 2015 елның 1 гыйнварыннан үз көченә нәкъ менә бүгенге яшьләргә кагылачак пенсия хокукларын булдыруның яңа кагыйдәләренә юнәлдерелде.
Бу көн укучы яшьләр арасында мәгълүматый-аңлату кампаниясенә зур старт бирде һәм районыбызның барлык мәктәпләрендә дә ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Пенсия фондының шуңа охшаш акцияләре традициягә кереп китте. Алар пенсия мәдәниятен оештыруга, булачак пенсияне булдыруның яңа кагыйдәләре турында база белемнәреннән файдаланып пенсия һәм социаль грамоталылыкны арттыруга юнәлдерелгән.
Лилия ХИРАҖЕВА,
районның РПФ бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X