Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Пенсияләр артачак

2014 елның 1 гыйнварына районда пенсионерлар саны 26 кешегә арткан, хәзер 4014 кеше - пенсионер. Уртача пенсия күләме 733 сумга артып, 8646 сум тәшкил итә.

2013 елда пенсионерларга 459 млн. сумлык пенсия акчасы түләнгән, 185 млн. сум иминият взносы җыелган. Җитешмәгән акча федераль бюджеттан финансланган.
Быел хезмәт пенсияләрен 2 этапта арттыру планлаштырыла: 1 февральдән һәм 1 апрельдән - барлыгы 8,1%ка. Август аенда эшләүче пенсионерларның хезмәт пенсияләренә дә өстәмә булачак.
1 апрельдән дәүләт тәэмин итүендә булган, шул исәптән социаль пенсияләр һәм ЕДВ 17,6%ка артыр дип көтелә. Индексациянең тәгаен күләмен, 2013 ел йомгакларын исәпкә алып, РФ Хөкүмәте билгели, шул исәптән илдәге инфляция дәрәҗәсен дә, эшләүче бер пенсионер исәбеннән РПФ-ның керемнәр күләмен дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев