Пенсияне вакытында түләү взносларны вакытында түләүгә бәйле
РПФ-на иминият взнослары - бу мәҗбүри түләүләр, алар, нигездә, пенсионерларга вакытында һәм өзлексез пенсия түләүне тәэмин итүгә тотыла. Аннан кала, взносларны вакытында түләп бару булачак пенсионерларга иминият стажын раслауны гарантияләп кенә калмый, ә пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруга нигез булып та тора. Взнослар килүне тәэмин итү буенча көндәлек эш, иминиятләштерүчеләр арасында...
РПФ-на иминият взнослары - бу мәҗбүри түләүләр, алар, нигездә, пенсионерларга вакытында һәм өзлексез пенсия түләүне тәэмин итүгә тотыла. Аннан кала, взносларны вакытында түләп бару булачак пенсионерларга иминият стажын раслауны гарантияләп кенә калмый, ә пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруга нигез булып та тора. Взнослар килүне тәэмин итү буенча көндәлек эш, иминиятләштерүчеләр арасында түләү мониторингы, взносның вакытында күчерелүенә контрольлек алып бару, шулай ук намуссыз иминиятләштерүчеләргә карата йогынты ясау чаралары куллану нәтиҗәсендә 2011 елда иминият взнослары җыю планын 103 процентка (138 млн. сумнан артык) үти алдык. Шул ук вакытта бюджетны булдыручы эре оешма - "Татарстан" агрофирмасының, шулай ук башка төбәкләрдән безгә күчкән кайбер иминиятләштерүчеләрнең бурычлары аркасында исәпләнгән иминият взнослары буенча җыелган акча 95,8 процент тәшкил итте. Беренче кварталда без 30,5 млн. сум акча җыя алдык, бу планлаштырылган 28,4 млн. сумга карата 107% тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, закон нигезендә мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятенә март аеның (2012) иминият взносларын эш бирүчеләр агымдагы елның 15 апреленнән дә соңармый күчерергә тиешләр. Әгәр исәпләнеп тә, шушы көннән соңарып түләнмәгән иминият взнослары недоимка булып саналачак һәм түләттереләчәк.
Лилия ХИРАҖЕВА,
РПФ бүлеге
начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев