Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Петропавел Бистәсендә яңа ФАП ачылды

20 июльдә Петропавел Бистәсенең уртасында республика программасы буенча төзелгән матур һәм уңайлы фельдшер-акушерлык пункты ачылды. ФАП-ның модулен тәэмин итеп торучылар үзләре җыйганнар, аннан соң "Блокстрой" төзүчеләр җәмгыяте (җитәкчесе Евгений Клюев) су, газ үткәрү, төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнгән. Объектның смета бәясе - 2,7 млн. сум, биредә фельдшер кабинеты, процедура бүлеге бар,...

20 июльдә Петропавел Бистәсенең уртасында республика программасы буенча төзелгән матур һәм уңайлы фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

ФАП-ның модулен тәэмин итеп торучылар үзләре җыйганнар, аннан соң "Блокстрой" төзүчеләр җәмгыяте (җитәкчесе Евгений Клюев) су, газ үткәрү, төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнгән. Объектның смета бәясе - 2,7 млн. сум, биредә фельдшер кабинеты, процедура бүлеге бар, пункт заманча медицина җиһазлары, яңа мебель белән җиһазланган, кайнар суы, үз котельные бар.
-Без республикабыз һәм район җитәкчеләренә шундый бүләк ясаганнары өчен рәхмәтлебез, - дип сөйли 20 елдан артык эшләгән ФАП мөдире Валентина Быкова. - Пациентларны тиешенчә кабул итү өчен бөтен шартлар да тудырылган һәм без сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тырышачакбыз, - диде ул.
-Районда егермедән артык республика президент программасы эшли, бу аларның берсе, - дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов ФАП-ны ачканда котлау чыгышында. -Шунысы сөенечле, соңгы 4 елда бу районда инде бишенче яңа ФАП, ремонтлаганнары да унлап булыр.
РҮХ баш табибы Ришат Билалов республика һәм район җитәкчеләренә, шулай ук төзүчеләргә шундый яңа ФАП төзеткәннәре һәм төзегәннәре өчен рәхмәт белдерде, Валентина Быкованың тырышлыгын билгеләп үтеп, аңа истәлекле бүләк тапшырды, уңышлы эшләвен теләде, ә петропавеллыларга авырмауларын, медпунктка профилактик ярдәм сорап кына мөрәҗәгать итүләрен теләде. Авыл җирлеге башлыгы Светлана Дворецкая авылдашлары исеменнән рәхмәт белдереп чыгыш ясады.
-Соңгы елларда авылыбыз ямьләнә, төзекләнә бара, моңа республикабыз һәм район ярдәм итте, - дип билгеләп үтте ул. - 1 км суүткәргеч үткәрә алдык, урамнарга асфальт түшәлде, мәктәпкә капиталь ремонт ясалды, ә бүген бездә бәйрәм - ФАП-та өй туе. Уңайлыклар тудырылганга авылда яшәүчеләр саны арта, яңа йортлар калкып чыга - соңгы 5 елда авылга 48 гаилә күченеп кайтты.
Яңа ачылган фельдшер-акушерлык пункты 800 ләп кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Өй туеннан мизгелләрне газетабыз сайтыннан да карый аласыз.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев