Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Проблемалар хәл ителә

2012 ел­ның но­ябрь аен­да хә­бәр­дар­лык тарт­ма­ла­рын­нан алын­ган 8 хат­ка рәс­ми җа­вап­лар алын­ды. Без шу­шы хат­лар­да кү­тә­рел­гән проб­ле­ма­лар­га һәм алар бу­ен­ча ка­бул ител­гән ка­рар­лар­га кү­зә­тү ясый­быз. Иң ак­ту­аль һәм бор­чы­ган нәр­сә - ул су­га ка­гы­лыш­лы проб­ле­ма. Крас­ный Ок­тябрь по­се­ло­гы­ның Яшь­ләр ура­мын­да яшәү­че­ләр су би­рү баш­ня­сын­да су ба­сы­мы­ның тү­бән бу­луы сә­бәп­ле, өй­лә­рен­дә...

2012 ел­ның но­ябрь аен­да хә­бәр­дар­лык тарт­ма­ла­рын­нан алын­ган 8 хат­ка рәс­ми җа­вап­лар алын­ды. Без шу­шы хат­лар­да кү­тә­рел­гән проб­ле­ма­лар­га һәм алар бу­ен­ча ка­бул ител­гән ка­рар­лар­га кү­зә­тү ясый­быз.

Иң ак­ту­аль һәм бор­чы­ган нәр­сә - ул су­га ка­гы­лыш­лы проб­ле­ма. Крас­ный Ок­тябрь по­се­ло­гы­ның Яшь­ләр ура­мын­да яшәү­че­ләр су би­рү баш­ня­сын­да су ба­сы­мы­ның тү­бән бу­луы сә­бәп­ле, өй­лә­рен­дә су бул­мау­дан зар­лан­ган­нар. Проб­ле­ма хәл ител­гән: Крас­ный Ок­тябрь авыл җир­ле­ге баш­лы­гы С.М. Еро­хи­на­ның рәс­ми җа­ва­бын­да 2012 ел­ның 19 но­яб­рен­дә "Я­ңа Чиш­мә ТКХ КПП" ҖЧҖ та­ра­фын­нан ис­ке су на­со­сы­ның ку­әт­ле­рә­ге­нә алыш­ты­ры­луы хә­бәр ите­лә.

Волчья Бис­тә­сен­дә яшәү­че­ләр дә су бе­лән тәэ­мин ите­лү то­ры­шын­нан ка­нә­гать тү­гел. Алар ел са­ен фев­раль ба­шын­нан алып май ае бет­кән­че авыл­ның күп­че­лек өле­ше үзәк суүт­кәр­геч трас­са­сы­ның ту­ңуы сә­бәп­ле су­сыз тил­ме­рә, авыл­да эш­ләү­че су ко­лон­ка­ла­ры бө­тен­ләй кал­ма­ды, дип яз­ган­нар. Авыл җир­ле­ге баш­лы­гы И.Н. Ули­тин 3 ко­лон­ка­ның (Мат­рос һәм Яшь­ләр ура­мын­да), Мат­рос ура­мын­да суүт­кәр­геч­нең ре­монт­ла­нуы ту­рын­да от­чет бир­гән. Яшь­ләр ура­мын­да 300 метр ара­да суүт­кәр­геч туф­рак бе­лән кү­мел­гән, бу эш 2013 елда да дә­вам итәчәк.

Ле­ни­но авы­лын­нан Җи­ңү­нең 40 ел­лы­гы ура­мын­да яшәү­че­ләр суүт­кәр­геч­нең ти­ше­леп, агып яту­ын хә­бәр ит­кән­нәр. Алар та­гын яз­гы су та­шу­лар чо­рын­да су юа (җә­е­лә) тор­ган җир­дә җәя­ү­ле­ләр кү­пер­че­ге ур­наш­ты­ру һәм урам­ның үтеп йө­ри тор­ган җи­рен тө­зек­лән­де­рү­дә яр­дәм со­ра­ган­нар. Авыл җир­ле­ге баш­лы­гы В.М. Ве­ре­тен­ни­ков ак­кан су­ның тук­та­ты­луы, кү­пер­чек ур­наш­ты­ры­лу ту­рын­да хә­бәр итә, урам­да юл­ны тө­зек­лән­де­рү якын ара­да хәл ите­лә­чәк (грунт алы­на­сы карь­ер бе­лән мәсь­ә­лә­не хәл итә­ләр).

Пет­ро­па­вел Бис­тә­сен­дә­ге Кү­лар­ты ура­мын­да 2 төр­кем ин­ва­лид В.П. Быст­ре­ни­на өе ту­ры­сын­да озак ва­кыт урам­ның як­тыр­тыл­ма­вы ис­кә алы­на. Авыл җир­ле­ге баш­лы­гы С.П. Дво­рец­кая "Де­ло" ҖЧҖ-тән электр­чы­лар бри­га­да­сы ча­кыр­ты­лу һәм трансформаторның ре­монт­ла­нуы ха­кын­да хә­бәр итә - хә­зер урам­да ут яна.

Ра­йон үзә­ген­дә­ге Ле­нин һәм Яшь­ләр урам­на­рын­да ур­наш­кан шәх­си йорт­лар­да яшәү­че­ләр ни өчен ТКХ бир­гән кви­тан­ци­я­ләр­гә кон­тей­нер мәй­дан­чык­ла­рын һәм йорт ти­рә­сен җы­еш­тыр­ган (тот­кан) өчен тү­ләү кер­тел­гән, дип кы­зык­сы­на­лар, югый­сә көн­кү­реш кал­дык­ла­рын ат­на­га 2 мәр­тә­бә мах­сус ма­ши­на җы­еп йө­ри, ә йорт ти­рә­сен­дә­ге чүп-чар­ны алар үз­лә­ре җы­еш­ты­ра­лар. ИЭ С.П. Нес­те­ров шәх­си сек­тор­да йорт ти­рә­сен җы­еш­тыр­ган (тот­кан) өчен тү­ләү ка­рал­ма­ган, бу хез­мәт өчен хи­сап­ла­ныл­мый, дип җа­вап би­рә. "Ва­кыт­лы­ча кон­тей­нер ур­наш­тыр­ган урын­нар­да ККК по­ли­го­ны эш­че­лә­ре ти­рә-юнь­не җы­еш­ты­ра­лар. Ле­нин ура­мын­да яшәү­че­ләр өчен Ко­яш­лы, Кол­хоз, Ты­ныч­лык, Ур­ман урам­на­ры­на кон­тей­нер­лар ку­ел­ган, бу урам­нар Ле­нин ура­мы бе­лән ки­се­шә", - ди­е­лә рәс­ми җа­вап­та.

Яңа Чиш­мә­дә яшәү­че бер га­и­лә өс­тен­нән ши­ка­ять бар - ул тө­зек­лән­де­рү ка­гый­дә­сен бо­за, ягъ­ни бик күп эт ас­рый, күр­ше­ләр­нең ты­ныч­лы­гын бо­за, дип яз­ган­нар.

Яңа Чиш­мә авыл җир­ле­ге БК җитәкчесе Н.В. Па­шу­тин әле­ге мәсь­ә­лә җә­мә­гать­че­лек Со­ве­ты уты­ры­шын­да ка­рап тик­ше­рел­де, дип яз­ган. Ко­мис­сия тик­ше­реп-ка­рап йөр­гән ва­кыт­та эт­ләр "кө­тү­е" ачык­лан­ма­ган, тик, шу­лай бул­са да, әле­ге га­и­лә участ­ко­вый конт­ро­ле­нә алын­ган.

Кү­чем­ле һәм кү­чем­сез ми­лек­не рәс­ми­ләш­те­рү бу­ен­ча ра­йон агент­лы­гы­на мө­рә­җә­гать итү­че ке­ше­ләр үз­лә­рен ал­дан­ган ке­ше­ләр дип исәп­ли­ләр: "к­ли­ент­лар­дан ак­ча ала­лар, ә эш эш­лән­ми, "э­лек­ке­ге хез­мәт­кәр­ләр­гә хез­мәт хак­ла­ры тү­лән­ми". Ши­ка­ять­ләр бу­ен­ча ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се­нең икъ­ти­сад бу­ен­ча урын­ба­са­ры На­деж­да Поп­ко­ва шәх­си эш­мә­кәр Е. тор­мыш дә­рә­җә­сен кү­тә­рү һәм ке­рем­нәр­не рәс­ми­ләш­те­рү бу­ен­ча ра­йон ве­домст­во­а­ра ко­мис­сия уты­ры­шы­на ике тап­кыр ча­кы­ры­лу­ын хә­бәр итә, әм­ма ул кил­мә­гән. Ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты та­ра­фын­нан ча­ра­лар ка­бул итү һәм шэ эш­чән­ле­ге­нә са­лым тик­ше­рүе үт­кә­рү үте­не­че бе­лән ра­йон про­ку­ро­ры­на һәм ТР бу­ен­ча 12 нче но­мер­лы ФНС МРИ-га хат җи­бә­рел­гән.

Шу­лай ук авы­ру­га ал­дан һәм кли­ник ди­аг­ноз кую ва­кы­тын һәм юл­ла­рын аң­ла­ту бу­ен­ча та­биб та­ра­фын­нан дө­рес адым ясал­ма­вы ту­рын­да Яңа Чиш­мә РҮХ та­би­бы­на ка­ра­та ши­ка­ять бар иде. Та­биб К. РҮХ-дә баш­ка эш­лә­ми, үз те­лә­ге бе­лән эш­тән кит­кән.

Хә­бәр­дар­лык тарт­ма­ла­ры­на үзе­гез­нең проб­ле­ма­ла­ры­гыз ха­кын­да язы­гыз. Күр­гә­не­гез­чә, хат­лар­ның бер­се дә игъ­ти­бар­сыз кал­мый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев