Район алтынчы урында
9 айлыш эш нәтиҗәләре буенча ТР Президенты аппараты тарафыннан муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеш рейтингы төзелгән. Шушы рейтинг тулаем Татарстан Республикасындагы 45 муниципаль берәмлек буенча ике төркемгә: төп һәм өстәмә төркемгә бүленгән 15 күрсәткечкә нигезләнеп оештырылган.
Интеграль индекс нәтиҗәләре буенча рейтинг мәгълүматларына караганда, Яңа Чишмә муниципаль районы Әлмәт, Түбән Кама, Казан шәһәрләреннән, Лаеш һәм Тукай районарыннан соң 6 нчы урынны били, беренче яртыеллыек белән чагыштырганда ул 1 урынга түбән төшкән.
Яңа Чишмә муниципаль районы төп күрсәткечләр буенча 6 нчы, өстәмә күрсәткечләр буенча 3 нче урынны били.
2012 елның 9 аенда районның эре һәм урта предприятиеләрендә уртача айлык хезмәт хакы 18687 сум тәшкил итә, узган елның шул ук чоры (15765 сум) белән чагыштырганда ул 18 процентка арткан. Тармакларны аерып карасак, хезмәт хакы төзелештә 41 процентка, файдалы казылмалар чыгаруда 22 процентка, сәүдәдә 23 процентка арткан. Авыл хуҗалыгында исә ул нибары 10 процентка, тукланы продуктлары җитештерүдә 10 һәм бюджет учреждениеләрендә 16 процентка арткан. Тормыш дәрәҗәсе күрсәткече буенча, 2012 елның 1 ярты еллыгында әлеге күрсәткеч 1, 19, ә 2012 елның 9 аенда 1,26 тәшкил итә. Өченче күрсәткеч - "эшсезлек дәрәҗәсе" буенча безнең район ТР буенча 10 урынны били (1 ярты еллыкта 15 нче идек). Төп капиталга инвестицияләр кертү (капитал салу) буенча быелның 9 аендагы үсеш узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26 процент тәшкил итә.
Районнарга бәя биргәндә бюджеттен һәм нефть тармакларыннан кергән инвестицияләр исәпкә алынмый, шуңа күрә әлеге күрсәткеч (җан башына 3,04 мең сум) буенча безнең район ТРда 25 нче урынны били. Җан башына булан салым һәм салымны булмаган кемемнәр күрсәткече буенча ТРда безнең район 11 урынны били. Үткән ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч район буенча 40 процентка арткан.
Өстәмә хак күләме буенча безнең район ТР районнары арасында икенче урында. Ә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда өстәмә хак 6,9 процентка арткан.
Җан башына җитештерелгән товарлар һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме буенча безнең район ТР районнары арасында 3 урынны тота. 9 айда җан башына 611,9 мең сумлык товар җитештерелгән һәм хезмәтләр күрсәтелгән. Өстәмә күрсәткечләр буенча: җан башына файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы буенча район 40 урыннан 32 гә күтәрелгән, җан башына МЭТ асрау буенча - 4 нче, сөт җитештерү буенча 3 урында тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев