Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Район башлыгы сайланды

22 сентябрьдә өченче чакырылыш Яңа Чишмә муниципаль район Советының беренче оештыру утырышы булып узды. Утырыш эшендә ТР-да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Ильяс Гөзәеров катнашты. Закон таләп иткәнчә, Совет утырышын депутатларның иң өлкәне - Гомәр Сөләйманов алып барды. 13...

22 сентябрьдә өченче чакырылыш Яңа Чишмә муниципаль район Советының беренче оештыру утырышы булып узды. Утырыш эшендә ТР-да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Ильяс Гөзәеров катнашты.

Закон таләп иткәнчә, Совет утырышын депутатларның иң өлкәне - Гомәр Сөләйманов алып барды.
13 сентябрьдә районда авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайланды. Әле алдагы көндә генә районның барлык авыл җирлекләрендә вәкиллекле органнарның оештыру утырышлары үткән иде. Муниципаль район Советы Уставының 25 нче маддәсенә нигезләнеп, район Советы район составына керүче авыл җирлекләре башлыкларыннан һәм аларның һәрберсендә үз араларыннан сайланган берәр депутаттан тора.
Район Советы депутатларының билгеләнгән саны - 30 кеше. Барлык авыл җирлекләрендә башлыклар һәм район Советы составына вәкилләр сайланды. Шулай итеп, икенче чакырылыш Яңа Чишмә муниципаль районының вәкиллекле органы оешты.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Нина Иванованың район территориясендә муниципаль сайлау нәтиҗәләре турындагы мәгълүматларын тыңлаганнан соң утырышта оештыру мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Сәрия Сабурская Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы вазыйфасына Вячеслав Михайлович Козлов кандидатурасын тәкъдим итте. Безнең район Советында "Бердәм Россия" сәяси партиясе фракциясе әгъзасы Җәүдәт Җәләлетдинов, район Советы депутаты Николай Темников В.М. Козлов кандидатурасын хуплап, аның эшенә югары бәя бирделәр.
Район башлыгы яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды, 29 депутат та В.М. Козловны яклап тавыш бирде һәм чакырылучылар көчле алкышлар белән Вячеслав Михайловичны котладылар.
Ышаныч күрсәтүләре өчен барысына да рәхмәтен белдереп, яңадан сайланган район башлыгы Вячеслав Козлов: "Ышанычыгыз өчен рәхмәт. Алда торган бурычларны хәл итү өчен миңа, депутатларга һәм район халкына кулга-кул тотынып, үзара аңлашып эшләргә туры киләчәк", - дип белдерде. Аннан район башлыгы гадел, намуслы эшләргә, барлык көчен, белемен, тырышлыгын район халкының мул тормышын тәэмин итү өчен куярга ант итте. Аннан соң Вячеслав Козлов район башлыгы урынбасары итеп Попкова Надежда Ивановнаны сайларга тәкъдим итте. Барлык депутатлар да аның кандидатурасын хуплап, бертавыштан район башлыгы урынбасары итеп сайладылар.
Муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе соңрак билгеләнәчәк. Шушы утырышта шушы вазыйфага бәйге игълан ителде. Совет утырышында даими дүрт комиссия булдыру буенча карар бертавыштан кабул ителде: бюджет, салым һәм финанс буенча; экология, җирдән файдалану, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм территорияне төзекләндерү буенча; социаль сәясәт буенча; законлылык, хокук тәртибе һәм авыл җирлекләренең вәкиллекле органнары белән үзара ярдәм итешү буенча.
Совет утырышы азагында район башлыгы Вячеслав Козлов яңа сайланган авыл җирлекләре башлыклары белән таныштырды: Тубылгы Тау АҖ-дә - Фәнил Исмәгыйлов, Красный Октябрь АҖ-дә - Андрей Нестеров, Черемухово АҖ-дә - Елена Сальцина. Яңа Чишмә муниципаль район Советы рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов район активына, "Бердәм Россия" партиясе әгъзаларына, иҗтимагый оешмаларга, хезмәт коллективларына һәм сайлаучыларга үзенә ышаныч белдереп, аны депутат итеп, район Советы депутатларына аны район башлыгы вазыйфасына сайлаганнары өчен рәхмәтләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев