Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Район бюджеты беренче укылышта кабул ителде

13 ноябрь көнне Яңа Чишмә муниципаль район Советының 54нче утырышында районның социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре һәм 2020 елга һәм пландагы 2021-2022 елларга бюджет проекты каралды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.

Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, «ТНП-Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры Шамил Яһудин һәм ТР Президенты Идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратовлар катнашты.
2019 елда районның социаль-икътисади үсеше һәм киләсе елга фаразлар турындагы информация белән район башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Нина Иванова чыгыш ясады. Агымдагы елда тулаем территориаль продукт (ТТП) күләме 19,6 млрд. сумга якын булачак, ә 2022 елга 21,3 млрд. сумга җитәчәк. Районда инвестицион активлык үсеше күзәтелә – «Татнефть» ПАҖнең нефть чыгару буенча тагы бер эре проекты тормышка ашырылуы билгеләп үтелә, аның бәясе 20 млрд.сумнан артып китә (5 млрд. сумга якын үзләштерелгән инде). Елына 300 мең тоннага якын нефть чыгарыла торган 66 битум скважинасы урнаштырылачак.
Республика районнары рейтингында 9 ай нәтиҗәләре буенча без, ел башыннан бирле бер урынга күтәрелеп, 45 муниципаль берәмлек арасында 5 нче урында торабыз.
Авыл хуҗалыгында да продукция җитештерү күләмнәренең артуы фаразлана. Бер ел эчендә ул 3,5 млрд. сум тәшкил итәчәк, бу 2018 ел дәрәҗәсеннән югарырак. Ел йомгаклары буенча терлекләрнең баш саны һәм сөт җитештерү (терлекчелектәге төп күрсәткечләр) 2018 елга караганда югарырак булачак. Кызганычка каршы, уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе бик югары түгел (19 мең сумга якын), бу республика дәрәҗәсеннән (24,9 мең сум) түбәнрәк.
Соңгы вакытта кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә зур игътибар бирелә. Алар безнең районда-352, бу хуҗалык итүче субъектларның гомуми саныннан 69% тәшкил итә. ТТП да бизнес өлеше-12% һәм безнең эшлисе эшләр бар әле.
Районның социаль-икътисади үсешендә федераль һәм республика программалары, үзара салым акчалары да зур роль уйный. Алар ярдәме белән район үзәге дә, торак пунктлар да матурлана, төзекләндерелә.
Аннары Совет утырышында районның финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишинаның 2020 елга һәм алдагы 2021-2022 елларга район бюджеты проекты турында мәгълүматы тыңланды. Ул бюджетның керем чыганаклары һәм планлаштырылган чыгымнар турында җентекләп сөйләде. Бюджет чыгымнарының иң зур өлеше-социаль-мәдәни өлкә. «Мәгариф» тармагына – 305 млн.сум, мәдәнияткә – 60 млн. сумнан артык, физкультура һәм спортка 20 млн. сумга якын акча тоту планлаштырыла.
Бюджет проекты буенча фикер алышканнан соң, депутатлар аны беренче укылышта кабул иттеләр. Фаразланган керемнәрнең һәм чыгымнарның гомуми күләме 485 млн. 492 мең сум, ягъни дефицитсыз булачак. Бюджет проекты буенча 21 ноябрьдә сәгать 10да район Советының зур залында ачык тыңлаулар узачак.
Аннары утырышта авыл җирлекләре башлыкларының керемнәре, чыгымнары һәм мөлкәте турында белешмәләрнең дөреслегенә үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән район башкарма комитетының кадрлар секторы мөдире Айгөл Шәйхетдинова чыгыш ясады. 2018 ел өчен әлеге мәгълүматларны биргәндә кайбер җирле үзидарә башлыкларында аз гына хокук бозулар бар. Кабул ителгән карарда авыл җирлеге башлыкларына теләсә нинди хокук бозуларга юл куймаска, ә кадрлар хезмәтенә бу мәгълүматларның дөреслеген һәм тулылыгын контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк.
Утырышта шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Габетдиновның районда парклар, скверлар, чишмәләр һәм елгаларның яр буе территорияләрен төзекләндерү буенча мәгълүматы тыңланды. Бу мәсьәләләр буенча шактый эш башкарылган, әмма эш әле кала. 2020 елга Шушма һәм Студенец елгалары юлларын тирәнәйтү һәм киңәйтү, чишмәләрне алга таба төзекләндерү, су сыйфатын яхшырту, Шушма елгасында пляж зонасын оештыру, «Көнбатыш» микрорайонында уен мәйданчыклары булган парк зонасы төзү, каты көнкүреш калдыклары полигонын рекультивацияләү проектын эшләү һәм Яңа Чишмә чистарту корылмаларында канализация суларын чистартуның тулы циклын оештыру эшләрен төгәлләү планлаштырыла.
Азат МУСИН.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев