Район финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча 20 октябрьдә булып узган чираттагы киңәшмәдә салымнар түләү, электр энергиясе чыгымнары, торакны хосусыйлаштыру, бинаны арендага алу, милекне исәптән чыгаруга кагылышлы һәм башка бик күп мәсьәләләр каралды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина бюджетның үтәлеше турында информация ясады:
- Районның керемнәр буенча берләштерелгән бюджеты 273,4 млн. сум күләмендә башкарылган (аныкланган еллык планда 337,7 млн. сум күләмендә яки 81 процент).
Салым һәм салымныкы булмаган керемнәр керү планы 75 % ка үтәлгән (102,8 млн. сум). Республикадан 273,4 млн. сум кергән.
15 авыл җирлегеннән 5 есе планны үтәгән. Артта калу төп салым түләүчеләр физик шәхесләр булган авыл җирлекләрендә күзәтелә.
- Бүгенгесе көнгә салым түләүчеләргә 3 меңгә якын квитанция таратылган, - дип дәвам итә сүзен чыгыш ясаучы, - һәм салымнар җыю буенча халык белән эшне активлаштырырга кирәк. Авыл җирлекләрендә түләүләр буенча булган бурычларны җыю эше дә сүлпән бара.
Районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова хәбәр итүенчә, районда хосусыйлаштырылмаган 75 фатир бар, шулардан 67 се - Яңа Чишмәдә. Ул шулай ук агымдагы елның 9 аенда милекне исәптән чыгару буенча утырыш уздырылуын да билгеләп үтте. Авыл җирлекләре буенча 26 берәмлек оештыру техникасы исәптән чыгарылган, тагын 56 берәмлеккә мәгълүмат җыелган.
Шахмай АҖ тарафыннан газүткәргеч буенча милеккә булган хокук теркәлгән, суүткәргеч буенча Екатерина һәм Черемухово Бистәләре авыл җирлекләре теркәлгән булса, октябрь азагына Красный Октябрь АҖ дә теркәләчәк. Муниципаль милекне арендага алу буенча БЯСМ гә сентябрь аена 83556,41 сум күләмендә түләү исәпләнгән. Күчерелгәне - 95802,41 сум.
Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү буенча 4 гариза кергән. 3 участок "Көнбатыш" микрорайоныннан межалап бүлеп бирелгән. Барлык бирелгән гаризалар саны 234, җир участогы 213 гаиләгә бирелгән, берсе исемлеккә кертелгән.
Казна һәм бюджет учреждениеләренә хезмәт күрсәтү үзәгенең район муниципаль казна учреждениесе директоры Елена Павлова учреждениеләрдә энергия ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану турында сөйләде:
- Быел, үткән ел белән чагыштырганда, мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләнүче учреждениеләрдә экономия 21841 кВт/сәг тәшкил итә. Әгәр Яңа Чишмәдәге "Ландыш", "Алтын ачкыч" һәм Әдәмсәдәге "Алсу" балалар бакчаларында экономия күзәтелсә, Зирекле, Чуаш Чабаксары һәм Петропавел Бистәсендәге балалар бакчаларында электр энергиясеннән артык күп кулланганнар.
Район мәктәпләрендә дә шулай ук экономия (10623 кВт/сәг) күзәтелә. Бары тик Яңа Чишмә урта мәктәбендә, Яңа Чишмә һәм Акъяр башлангыч мәктәпләрендә генә артык кулланылган. Табигый газдан файдалануга ясалган анализ 90420 куб.м.-га артык кулланылган булуны күрсәтә. Акчалата исәпләгәндә бу 572 мең сум тәшкил итә. Экономия бары тик Яңа Чишмә урта мәктәбендә генә.
Су буенча экономия мәктәпкәчә учреждениеләр, мәдәният учреждениеләре буенча һәм БЯСМ дә күзәтелә.
Энергия ресурсларын экономияләү буенча ясалган анализ учреждениеләрдә балалар саны күп булган саен, күрсәткечләрнең яхшырак булуын күрсәтә.
Чабаксар АҖ буенча (үзара салым акчаларын да кертеп) бюджет үтәлеше турында АҖ башлыгы Сергей Моляков сөйләде. Саннар, даталар, салымнар буенча бурычлыларның фамилияләре һәм анализ белән аның чыгышы, бернинди өстәмә сораулар таләп итми, тулы булды.
Бюджет оешмаларында электр энергиясе чыгымына (экономия) анализ белән "Энергосбыт" начальнигы Михаил Шешолин чыгыш ясады. Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова район финанс-хуҗалык эшчәнлегенә 9 ай өчен йомгак ясады. Район икътисадында, әлбәттә инде, өстенлекләр күбрәк, әмма кимчелекләр җитди. Һәм алар өстендә эшләргә кирәк, дип билгеләп үтте ул.
Лариса Федорова
Киңәшмә башланганчы район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова мәгълүматка аныклык кертә. Автор фотосы
Нет комментариев