Район прокуроры күчмә кабул итү үткәргән
Яңа Чишмә районы прокуроры Станислав Козлов Картлар йортында күчмә кабул итү үткәргән.
Халыкара Өлкәннәр көне алдыннан Яңа Чишмә район прокуроры Станислав Козлов дәүләт автоном социаль учреждение – Яңа Чишмә Картлар йортында гражданнарны күчмә кабул итү үткәргән.
Интернат-йортта яшәүчеләр дә, учреждение хезмәткәрләре дә прокурорга үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итә алганнар.
Прокурор кабул итүендә өч пенсионер булган. Алар туганнары белән элемтәләре өзелү, якын туганы үлү сәбәпле иминият түләүләрен ала алмау, якын туганнары тарафыннан торакка хокуклары бозылуга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иткәннәр.
Гражданнарны кабул итү нәтиҗәләре буенча район прокуроры тарафыннан бер мөрәҗәгатьне эчке эшләрнең территориаль органына җибәрү турында карар кабул ителгән, ике мөрәҗәгать буенча прокурор тикшерүе үткәрү оештырылган.
Шулай ук район прокуроры өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтүгә һәм әлеге категория гражданнарына дәүләт социаль ярдәменә кагылышлы сорауларга аңлатмалар биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев