Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Район Советы утырышында

25 ноябрьдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып узды, анда берничә мәсьәлә каралды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Утырыш эшендә РФ Дәүләт думасы депутаты Виктор Пешков һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудиннар катнашты. Беренче мәсьәлә буенча районда туфрак торышы һәм саклау, җирдән рациональ файдалану...

25 ноябрьдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып узды, анда берничә мәсьәлә каралды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Утырыш эшендә РФ Дәүләт думасы депутаты Виктор Пешков һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудиннар катнашты.
Беренче мәсьәлә буенча районда туфрак торышы һәм саклау, җирдән рациональ файдалану буенча информация белән, шулай ук әлеге юнәлештә 2016 елга булган бурычлар турында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул игенчеләргә минераль һәм органик ашламалар куллану буенча эшне көчәйтергә, чәчү әйләнеше буенча эшләргә һәм туфракны эшкәртү технологиясен үтәргә кирәклеген җиткерде.
Район башлыгы өстәп эрозиягә каршы урман утырту, яшел ашлама өчен үстерелгән үсемлек-сидератлар белән эшләү, районда эшкәртелми торган участоклар булуы, аларны культуралаштыру кирәклеге турында әйтеп үтте.
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ринат Габетдинов "Парклар һәм скверлар" программасы үтәлеше турында информация ясады. 2015 елда район үзәгендә "Алар Җиңү яулап кайтты" дип исемләнгән сквер һәм яңа мәдәният һәм ял паркы төзелде һәм ачылды, әлеге максаттан 10 млн. сумнан артык акча тотылган (иң зур өлешне нефть компанияләре керткән).
Район торак пунктларында да агачлар утырту, парк һәм скверларны яңарту буенча зур эш башкарылган. Хәзер төзелгәнне сакларга һәм аларны карап, чистартып торганда игътибарлы булырга кирәк.
Вячеслав Козлов яңа паркка нигез салганда күрсәткән ярдәмнәре һәм башкарган эшләре өчен нефть компанияләренә, оешма һәм учреҗдениеләргә рәхмәт белдерде. "Учреждениеләр хезмәткәрләре китерелгән туфракны (500 КамАЗ) үзләренә беркетелгән участокка чиләк һәм носилка белән ташыдылар, аларга зур рәхмәт, - дип билгеләп үтте ул. Киләсе 2016 ел Яр буйларын төзекләндерү елы булачак һәм бу нисбәттән кызыклы проектлар да бар (проектларны район үзәгендәге гимназия һәм урта мәктәп укучылары ясаган).
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева районда физкультура һәм спортны үстерүнең төп юнәлешләре, шулай ук балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады. Районда бу юнәлештә байтак эш эшләнә, спортчыларыбыз да әйбәт кенә нәтиҗәләргә ирешәләр, шулай да спортны үстерү буенча резервлар җитәрлек. 45 район арасында безнең район "спорт" рейтингында 16 нчы урында.
Депутатлар шулай ук мәдәният бүлеге начальнигы Анастасия Филиппованың мәдәниятны, сәнгатьне һәм музей эшләрен үстерүнең төп юнәлешләре турындагы мәгълүматын тыңладылар.
Утырышта чыгыш ясаган РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков депутатларның законнар, аерым алганда, 2016 елга ил бюджетын кабул итү буенча эше турында сөйләде. Кызганычка каршы, ул социаль тармакта (сәламәтлек саклау, мәгариф һ.б.) чыгымнарның 2015 елдагыдан азрак булуын әйтте. Депутат җылы кабул иткәннәре өчен яңачишмәлеләргә рәхмәт белдерде, ул соңгы елларда район тагы да төзекләнә, ямьләнә төшкән, диде (бу аның районга беренче килүе генә түгел).
Утырыш азагында күңелле бүләкләү тантанасы булды.ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин "Кулон" а/ф механизаторы Исхак Нәҗиповка "Татарстан Республикасының атказанган механизаторы" дигән күкрәк билгесе һәм ҮКС директоры Гөлнур Латыйповага ТР муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасын тапшырды.
Район башлыгы Вячеслав Козлов Яңа Чишмә ТСК секретаре Роза Әхмәтшинага, Яңа Чишмә УСК рәисе Ирина Ермолаевага, ТСК әгъзасы Рамил Хәбибуллинга, Шахмай УСК рәисе Рәис Мифтахетдиновка, Зирекле УСК рәисе Гөлшат Габетдиновага ТР УСК-ның Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Азат МУСИН
Район башлыгы Вячеслав Козлов Роза Әхмәтшинага Мактау грамотасы тапшыра. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев