Район үзәгендәге эшмәкәрләр белән очрашу
Районның авыл җирлекләрендә район башлыгы Вячеслав Козловның җирле эшмәкәрләр белән очрашуы дәвам итә.
Мондый очрашулар Ленино, Шахмай, Зирекле, Әдәмсә һәм Черемухово Бистәсендә булып үтте. Узган атна ахырында район башлыгы РМЙ да район үзәге эшмәкәрләре белән очрашты.
- Без сезне түгәрәк өстәл артына нинди дә булса шартлар һәм таләпләр белдерү өчен түгел, ә бизнесны алып баруга кагылышлы мәсьәләләрне һәм проблемаларны бергәләп хәл итәр өчен чакырдык, - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов.
Хәзер эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча байтак кына федераль һәм республика программалары бар, безнең районда әлеге программалардан, нигездә, авыл җирлекләрендә эш башлаучы фермерлар файдалана.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова балык үрчетү (ә бездә 17 буа исәпләнә), икмәк-күмәч әйберләре пешерү эшен җәелдерү буенча мөмкинлекләр бар, дип өстәде. Шул ук вакытта районда теплица хуҗалыгы, җиләк-җимеш культуралары үстерү һәм хәләл продукция җитештерү белән шөгыльләнүчеләр бик аз.
Район җитәкчелеге бинаны арендага ташламалы шартларда бирүдә ярдәм күрсәтергә әзер (Яңа елга чаклы Татфондбанк бинасы да муниципаль милек итеп күчерелергә тиеш).
ТР Икътисад министрлыгы каршындагы Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү фондының төбәк вәкиле Евгения Янова Фонд тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. Аерым алганда, финанс (микрозаймнар), милеккә карата (җиһаз сатып алу) һәм информацион.
Эшмәкәр Рамил Нуртдинов район җитәкчелегеннән алда да үз эшмәкәрләренә, бигрәк тә эш башлаучыларга, ярдәм итүләрен сорады. Вячеслав Козлов һәм Луиза Исхакова бирелгән барлык сорауларга да җавап бирделәр.
Очрашу азагында район башлыгы эшмәкәрләрнең игътибарын эшләп чыгара торган продукциянең сыйфатына, ассортиментны арттыруга һәм барлык бизнес алып баручыларның да биржа мәйданчыгында катнашуына юнәлтте (әлегә бу мәйданчыкта барлыгы 11 эшмәкәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев