Районда – Дәүләт Советы депутатлары
Җомга көнне ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарәләр буенча ДС Комитетларына кергән депутатлар безнең районда булып киттеләр. "Олимп" ФСК-да ТР Дәүләт Советы Комитетының күчмә утырышы булды, анда Яңа Чишмә муниципаль районы җирле үзидарә органнарында кадрлар белән эшләүгә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Утырышта район авыл җирлекләре башлыклары һәм башкарма комитетлары...
ТР Дәүләт Советы депутатлары утырыш башланганчы Петропавел Бистәсендә булдылар, анда алар авыл, җирле башкарма комитетының һәм бюджет учреждениеләренең эше белән таныштылар, бу хакта АҖ башлыгы Светлана Дворецкая аларга тәфсилле аңлатма бирде. "Олимп" спорт комплексы фойесында кунакларны ипи-тоз, музыкаль сәламләү белән каршы алдылар.
Комитет утырышында Яңа Чишмә муниципаль районының җирле үзидарә органнарында кадрлар белән эшләү турындагы мәгълүмат белән район башлыгы Вячеслав Козлов чыгыш ясады. Районда әлеге мәсьәлә буенча билгеле бер эш алып барылуы билгеләп үтелде.
Коррупциягә юл куймау буенча муниципаль хезмәткәрләр өчен тыюлар һәм чикләүләрне тәэмин итүче чаралар кабул ителгән. Муниципаль хезмәткәрләргә вазыфаи бурычларын башкарырлык итеп эш шартлары тудырылган. Муниципаль хезмәтләрнең аерым вазыйфаларына кадрлар резервы вакытында оештырыла, аттестацияләү, штат санын оптимальләштерү буенча чаралар үткәрелә. Хәзергесе вакытта районның җирле үзидарә органнарында профессиональ, тотрыклы, үз алларында торган бурычларны үтәргә сәләтле кадрлар эшли.
Район башлыгы ТР Дәүләт Советы Комитеты әгъзаларының күп санлы (тикшерелә торган темага кагылышы булмаганнарына да) сорауларына төгәл һәм ачык итеп җавап бирде. Утырышта Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов һәм Шахмай АҖ башкарма комитеты секретаре Гөлназ Нуруллина чыгыш ясадылар, алар чагыштырмача бик аз бюджет акчасына (финанс) авыл проблемаларының хәл ителүе турында сөйләделәр, ТР Дәүләт Советы депутатларына ТР Дәүләт Советы сессиясендә бюджетны тикшергәндә шушы проблемаларны исәпкә алуларын үтенеп мөрәҗәгать иттеләр.
Тикшерелгән мәсьәлә буенча Комитет әгъзалары, депутатлар Хафиз Миргалимов, Наил Хөснетдинов, Николай Рыбушкин һәм Комитет рәисе, депутат Валентина Липужиналар да үз тәкъдимнәрен әйттеләр.
Тикшерелгән мәсьәлә буенча тиешле карар кабул ителде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы исеменнән Валентина Липужина җылы кабул иткәннәре өчен яңачишмәлеләргә рәхмәт белдерде, тынычлык, иминлек, районда яшәүче барлык халыкның мул тормышын тәэмин итү буенча муниципаль берәмлекләргә уңышлы эш теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев