Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Районда мобиль җәмәгать кабул итүе эшен дәвам итә

Җомга көнне, 19 августта, Зирекле һәм Ленино авылларында "Бердәм Рәсәй" партиясенең республика мобиль җәмәгать кабул итүе эшләде.

Сәгать 10 нан җәмәгать кабул итүе белгече Ландыш Лотфуллина Зирекле авылы халкын кабул итте. Төрле сораулар белән аңа авылның 7 кешесе мөрәҗәгать итте. Әйтик, Җәлил Гайфетдинов теркәү палатасында торак йортларны һәм җир участокларын рәсмиләштерү процедурасының артык катлаулы булуы хакында сөйләде. Лидия Лотфуллинаны Яңа Чишмә РҮХ-дә флюорография аппаратының ватылуы борчый. Яңа аппарат кирәк, яңасына алыштыру кыйммәткә чыга. Фәйрүзә Шакирова Зирекле авылында асфальт түшәлгән Ленин урамында ике яклап тротуар ясау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Нәфис Зарипов авыл җирлегендә су белән тәэмин итү һәм суүткәргечләрне ремонтлау белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәргә дотация бүлеп бирү турында сорады.
Зирекле музее директоры Мидхәт Газыймов авыл тарихы буенча китап чыгару өчен акчалата ярдәм турындагы үтенеч белән килгән.
Зирекле мәктәбе директоры Айрат Хәмәтвәлиев һәм балалар бакчасы мөдире Фәния Гатиятуллина үзләренең вазыйфаи сораулары белән мөрәҗәгать иттеләр.
Төштән соң җәмәгать кабул итүләре Ленино авылына күчте. Монда авылда яшәүче өч кеше мөрәҗәгать итте. Яңа МФц мөдире Светлана Питеркина күп функцияле үзәк өчен МФц иҗат коллективының күчмә концертлары өчен микроавтобус сорады.
Күп балалы Марина Чумакова кабул итүгә балалары белән килде. Ул балалар куркынычсызлыгы өчен аларны мәктәпкә һәм балалар бакчасына чаклы авылның ерак очыннан автобуста йөртүне оештыруны үтенде, бигрәк тә кышкы чорда, чөнки авыл буеннан федераль трасса үтә һәм аннан йөрү куркыныч. Әле ул тагын, инде республикада 16 ел яшәп тә, әлегә кадәр Россия гражданлыгы ала алмый икән. Җирле чиркәү старостасы Валентина Власова чиркәү территориясен төзекләндерүдә ярдәм сорады.
- Бүгенге ике очрашуда без барлык проблемаларны игътибар белән тыңладык, үтенечләрне язып алдык һәм аларны депутатлыкка кандидатлар игътибарына җиткерәчәкбез, - диде Ландыш Лотфуллина. Мобиль җәмәгать кабул итүләр безнең районда 2 сентябрьдә Петропавел һәм Черемухово Бистәләрендә эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев