Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Районда праймериз булып үтте

9 сентябрьдә Татарстанда булачак өстәмә сайлаулар уңаеннан, 22  июльдә Яңа Чишмә районының хисап  участокларында алдан тавыш бирүләр оештырылды.


Сайлаучыларның 1000 кешедән  ким булган сайлау округларында алдан тавыш бирү турындагы  Положение нигезендә мондый тавыш бирүләр 4 нче ачык модель буенча үтә.
Бу – 9  сентябрьдә республикада өстәмә сайлауларда катнашырга ниятләгән кешеләр партиядәге кандидатны инде хәзер үк бәяли алалар дигән сүз. Ачык модель буенча муниципаль дәрәҗәдә “БЕРДӘМ РОССИЯ“ дән кандидатлар  беренче тапкыр күрсәтелә.
Өстәмә сайлауларда җирле власть органнарына барлыгы 247 депутат сайлау планлаштырыла, шуның 196-на “БЕРДӘМ РОССИЯ“ үз кандидатларын күрсәтергә уйлый. Сайлаулар 42 муниципаль районда һәм 2 шәһәр  округында үтәчәк.
Яңа Чишмә районында сентябрьдә өстәмә сайлауларда 3  депутат сайланачак.
Өстәмә тавыш бирүләргә  кадәр  республика районнарында “БЕРДӘМ РОССИЯ“ сайлаучылар һәм сайлауларда катнашуга кандидатлар  белән очрашулар үткәргән. Мондый очрашулар 22 июльдә Акъяр авыл җирлегенең 3 нче номерлы Яшьләр  округы һәм Красный Октябрь авыл җирлегенең  7 нче номерлы Екатерина  округы сайлаучылары белән дә булып үтте. Анда икешәр кандидат катнашкан, алар выборщикларны үзләренең сайлау алды программалары белән таныштырганнар. Акъяр сайлау округында депутатлыкка кандидат Владимир Дунаев иң күп  тавыш җыйган – 94 %, ә 7 нче номерлы Екатерина округына депутатлыкка кандидат Владимир Захаров 100 % тавыш җыган. Кандидатлар белән очрашуда шулай ук район башлыгы урынбасары Надежда Попкова һәм партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитет җитәкчесе Зөлфия Бикбова да катнашты.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев