Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Районны үстерү өчен тырышабыз

24 мартта Яңа Чишмә муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып үтте. Утырышны район башлыгы, район Советы рәисе Вячеслав Козлов үткәрде. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин һәм ТР Президент Идарәсенең территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Илгизәр Зариповлар катнашты. Көн тәртибендәге "Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының 2030...

24 мартта Яңа Чишмә муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып үтте. Утырышны район башлыгы, район Советы рәисе Вячеслав Козлов үткәрде. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин һәм ТР Президент Идарәсенең территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Илгизәр Зариповлар катнашты.
Көн тәртибендәге "Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының 2030 елга чаклы социаль-икътисадый үсеш стратегиясе" проекты һәм аларны тормышка ашыру буенча чаралар планы турында"гы беренче мәсьәлә буенча район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова чыгыш ясады. Ул райондагы 16 төп мәсьәләне атап үтте:
-һөнәри белем алу өчен районнан ел саен 230 кеше укырга китә һәм яшь белгечләрнең нибары 11%ы гына туган якка эшкә кайта, район икътисад тармакларында югары квалификацияле белгечләр һәм эшчеләр дефициты әнә шуннан килеп чыга да инде;
-район халкының олыгая баруы;
-экологиянең начарлануы һәм авырулар санының артуы;
-яшерен эшсезлек (432 кеше беркая да эшләми, шуның 63%ы - гади генә әйтсәк, әрәмтамак булып яшәүчеләр), бездә яшәүче кешеләрнең 878-е районнан читтә эшли, шулкадәрле үк кеше безнең районга килеп эшли;
-районда баш предприятиеләрнең аерым подразделениеләре бар, алар район бюджетына табыш китермиләр, шулай итеп өлешкә тигән керем ел саен 2 млн.сумнан артык тәшкил итә;
-коммуналь инфраструктуралар челтәрләренең 50% искергән булуы;
-машина-трактор паркына урып-җыю һәм чәчүлек мәйданнарының югары йөкләнештә (бер берәмлек техникага 578 га сөрүлек җир туры килә) булуы;
-район эчендә пассажирлар йөртү җайга салынмаган булуы һ.б.
Аннан Луиза Исхакова районның икътисадый үсешен арттыру һәм саклап калу өчен перспективалы булырга тиешле төп бурычларны санап чыкты. Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина 2015 елда район бюджетының үтәлеше турында сөйләде. Исәп-хисап төгәлләнгәч депутатларга 2015 ел өчен район бюджетының үтәлешен (чыгымнар керемнәрдән 18819 мең сумга артык) кабул итәргә һәм расларга тәкъдим ителде. Раслау тулаем бертавыштан кабул ителде.
Районның контроль-хисап отчетын аның рәисе Роман Губкин тәкъдим итте. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов "Агропромышленность комплексын үстерү" өстенлекле милли проектны тормышка ашыруның барышы турында мәгълүмат бирде. Тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иткәннән соң бүләкләү тантанасы булды.
Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резедә Газыймовага "РФ-нең мактаулы гомум белем бирү хезмәткәре" исеме бирелде. Күптән түгел РФ Президенты кулыннан "Дуслык" ордены алган "Сөт иле" - "Яңа Чишмә" ҖЧҖ механизаторы Ринат Сөләймановка кыйммәтле бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев