Авыл җирлеге башлыгы Иван Улитин үзенең отчетын 2015 елда халык җыеннарында күтәрелгән мәсьәләләргә анализ ясаудан башлады. Ә авыл халкын авыл эчендәге юлларны кардан чистарту, урам юлларын ныгыту, сөт өчен исәп-хисап ясау мәсьәләләре борчый. 2015 елда республика программасы буенча авылда кайбер урам юллары төзекләндерелгән, Үзәк урамда суүткәргеч челтәре алыштырылган, урамнарга 72 яктырткыч урнаштырылган, торгызылган күл территориясен төзекләндерү дәвам иттерелгән.
Авылда булган 135 йортның 50 сендә 85 баш МЭТ (шуларның 36-сы сыерлар), 89 баш дуңгыз, 71 баш сарык һәм 746 данә йорт кошлары асрала. Елына 20 мең литрлап сөт тапшыручы хуҗалыклар да бар. Авыл халкы үзеннән арткан ШЯХ продукциясен ярминкәләрдә сата. Тик, кызганычка каршы, 2015 елда МЭТ һәм сыерлар саны кимегән, 2 шәр баш сыер тоткан хуҗалыклар да азайган, ШЯХ кредиты алучы булмаган, тана сатып алуга, гаилә фермасы төзүгә субсидия алучы да юк, халыкның хезмәт активлыгы түбәнәя һәм моны төзәтергә кирәк.
Иван Улитин билгеләп үткәнчә, 2015 елда үзкеремнәр һәм салымнар буенча АҖ бюджеты үтәлеп кенә калмаган, арттырып үтәлгән. Авылдагы хатын-кызлар Советы, иҗтимагый Совет районның социаль хезмәтләре белән берлектә уңышсыз гаиләләр белән эш алып бара, авылда ирекле халык дружинасы (ДНД) эшләп килә. 2015 елда АҖ-ен үстерүнең "юл картасы"нда 2 эш урыны булдыру планлаштырылган булган: пекарня төзелеп, файдалануга тапшырылган.
Халык җыйган 120 мең сум үзара салым акчасы хөкүмәт ярдәме белән 600 мең сум тәшкил иткән. 100 мең сумы авыл зираты тирәсен ремонтлауга һәм коймасын буяуга тотылган, ХХ гасырның 20-30 нчы елларында ачлыктан үлгәннәрнең уртак каберенә мемориал урнаштыру да планда. Моның өчен материаллар сатып алынган, эш язын башланачак. Юллар ремонтлауга һәм тотуга 50 мең, чишмә төзекләндерүгә һәм басмалар ремонтлауга 150 мең сум акча киткән.
2016 елда Бистә юллар ремонтлау буенча республика программасына кертелгән, Матрос урамында 510 метр юлга вак таш түшәлгән, 2016 елда үзара салым акчасына калган урамнарда юлларны ныгыту планлаштырыла.
Авыл территориясендә "Козлова М.И." КФХ-ның эре һәм табышлы авыл хуҗалыгы субъекты уңышлы гына эшләп килә, монда шулай ук буревестниклылар да эшли. Аның эше турында отчет белән КФХ вәкиле Евгений Козлов чыгыш ясады. Ул терлекләрнең баш саны үсеше, сөт савуны арттыру, яхшы хезмәт хакы һәм башка күрсәткечләр буенча тәэсирле саннар китерде.
Узган ел авыл өчен вакыйгаларга бай булган. Февральдә тантаналы шартларда яңа чиркәү ачканнар, 14 июльдә "Авыл көнен" - Волчья Бистәсенең 250 еллыгын билгеләп үткәннәр. Мәктәп бинасына якташлары, Советлар Союзы Герое Борис Чекин хөрмәтенә мемориаль такта куйганнар, ә 30 августта төрле елларда мәктәпне тәмамлаган 200 кеше катнашында Волчья Бистәсе мәктәбенең 50 еллыгына багышланган чара үткәрелгән. Бу хакта һәм үткән уку елында мәктәпнең эше турында директор Николай Темников җиткерде. Соңгы 3 елда мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары барлык фәннәр буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен (ОГЭ) уңышлы тапшырганнар. Республиканың иң яхшы мәктәпләре рейтингында ул иң яхшы авыл мәктәпләре йөзлегенә эләккән һәм 2014-2015 ел нәтиҗәләре буенча 7 урынны яулаган. Кызганычка каршы, 2015 уку елыннан ул тугыз еллык мәктәп разрядына күчкән, чөнки анда нибары 39 укучы гына калган.
Участок уполномоченные Рәис Гыйззәтуллин авылдагы криминоген торышны уңышлы диде: нибары 3 җинаять булган һәм аларның барысы да ачылган. Ул аңлы һәм тәртипле булулары өчен авыл халкына рәхмәт белдерде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов утырышка йомгак ясап, соңгы елда Буревестник АҖ территориясендә байтак эшләр эшләнүен, әмма әле эшлисе эшләрнең дә күп булуын билгеләп үтте. Аннан соң халыкның күп санлы сорауларына җаваплар бирде. Ә халык ни өчен АҖ-дә сыерларны ясалма орлыкландыру хезмәтен бетерделәр, авыл уртасындагы шакшы сулар чокыры буенча мәсьәлә кайчан хәл ителер, авыл эчендәге юлларга кайчан вак таш салыныр, кайчан урамнар тиешенчә кардан арындырылыр, мәктәпкә кайчан капиталь ремонт ясалыр, су өчен түләү буенча бурычлылар белән нәрсә эшләргә һ.б. турында сорадылар. Авыл халкы район башлыгы Вячеслав Козловтан җаваплар һәм киңәшләр алдылар. Ул власть ярдәменә генә өметләнергә түгел, үзегезгә дә инициативалы һәм активрак булырга, килеп туган проблеманы хәл итәргә тырышырга кирәк, өстәвенә һәм кешенең моңа тулы хокукы бар, дип билгеләп үтте.
Соңыннан "Козлова М.И." КФХ сыер савучысы Нина Муханова һәм авыл җирлеге секретаре Любовь Агафонова район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Тыл хезмәтчәне Вера Дмитриевна Лазаревага 85 яшь тулу уңаеннан һәм авылның җәмәгать тормышында актив катнашучы Сергей Александрович Улитинга АҖ башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар. Вячеслав Козловның АҖ башкарма комитеты эшен канәгатьләнерлек дип танырга дигән тәкъдимен буревестниклылар бердәм хупладылар.
Ольга ИВАНОВА
Буревестник авыл җирлеге башлыгы Иван Улитин тыл хезмәтчәне Вера Дмитриевна Лазаревага, 85 яшь тулуы белән котлап, Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшыра. Автор фотосы
Нет комментариев