Резервлар бар әле
Советның соңгы утырышында 2010 елда кабул ителгән "2011-2015 елларда Яңа Чишмә муниципаль районында энергияне сакчыл тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру" муниципаль программасын тормышка ашыру турында мәгълүмат карап тикшерелгән иде. Газетабыз укучыларына без аның төп положениеләрен тәкъдим итәбез. Евгений СТАРОВ Узган елда 600 миллион сумнан артык энергияне сакчыл тоту буенча чаралар...
Советның соңгы утырышында 2010 елда кабул ителгән "2011-2015 елларда Яңа Чишмә муниципаль районында энергияне сакчыл тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру" муниципаль программасын тормышка ашыру турында мәгълүмат карап тикшерелгән иде. Газетабыз укучыларына без аның төп положениеләрен тәкъдим итәбез.
Евгений СТАРОВ
Узган елда 600 миллион сумнан артык энергияне сакчыл тоту буенча чаралар планлаштырылган иде, тик барлык финанслау чыганаклары хисабына да үтәлеш нибары 25 миллион сум гына тәшкил иткән. Шундый чаралардан: күп фатирлы һәм аерым йортларда электр энергиясен исәпкә алучы 538 прибор куелган һәм алыштырылган, район үзәгендә 200 метр суүткәргеч челтәре алыштырылган. Шулай ук Красный Октябрьдә 900 метр суүткәргеч үткәрелгән, мәктәпләрдә һәм авыл мәдәният йортларында эчке җылыту системалары ремонтланган һәм алыштырылган, түбә ремонтлаганда түшәмнәр җылытылган. Лампалар энергияне бәрәкәтле тота торганнарына алыштырылган. Электр энергиясенә планлаштырылган экономия ясау узган елда 3 процент күләмендә үтәлгән, гамәлдә экономия 64,5 кВт (1,9%) тәшкил иткән. РҮХ, Зирекле һәм Петропавел авыл җирлекләре бу нисбәттән әйбәт нәтиҗәгә ирешкән. Яңа Чишмә һәм Архангел авыл җирлекләрендә энергия артык тотылган, бу урамнарда өстәмә яктырткычлар урнаштыру белән бәйле. 3 процент газ экономияләү планлаштырылган булса, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасында, "Олимп" спорт комплексында җылытыла торган мәйданнар арту сәбәпле 187 мең куб газ артык тотылган.
РМЙ-да 16,1 мең куб метр күләмендә табигый газга экономия ясалган, моңа клуб учреждениеләрендә 5 казан (мич) һәм корректорлы газ санагычы урнаштырып ирешкәннәр. Корректорлы газ санагычлары урнаштыру газ чыгымнарын 10нан 30 процентка чаклы киметә һәм, әгәр дә аларны барлык бюджет учреждениеләрендә дә урнаштырсаң, кулланылган газ өчен түләгәндә экономия 1 млн. сумнан артык тәшкил итәчәк. Алмаштыруда тотылган чыгымнар тиз арада үзен аклаячак. Судан файдалану буенча экономия (бюджет учреждениеләре буенча) планда каралган өч урынына 9,75% тәшкил иткән. Мәгариф учреждениеләре иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр, алар 55 мең сум күләмендә экономия алганнар. Клублар буенча артык сарыф ителгән һәм мәдәният бүлегенә районның барлык клубларындагы су санагычларга ревизия үткәрергә кирәк. Үткән елда районның бюджет оешмалары тарафыннан 361 мең Гкал җылылык экономияләнгән. РҮХ яхшы күрсәткечләргә ирешкән, ә гимназия артык чыгымнар чыгарган.
2011 елда гомумән энергияне сакчыл тоту буенча билгеле бер эш үткәрү барышында ягулык-энергетик ресурсларны куллануда 51 млн. тонна күләмендә ягулыкны (шартлы) экономияләүгә ирешелгән.
Быелгысы елга Республика бюджеты акчалары хисабына 267,7 млн. сум күләмендә энергияне сакчыл тоту чаралары үткәрү планлаштырылган. Быел бюджет өлкәсендәге объектларда энергетик тикшерү һәм паспортлар язу эшләрен үткәрергә кирәк. Энергоаудит үткәрүгә 6 млн. сумнан артык акча кирәк, ә бу сумма быелгысы бюджетта салынмаган. Энергетик тикшерү энергияне сакчыл тоту чараларын дөрес билгеләргә, энергия ресурсларын китереп җиткермәү очракларын, шулай ук билгеләнгән лимитларны артык куллану күләмен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
Бюджет учреждениеләренең энергия паспортларын алуны исәпкә алып районның энергияне сакчыл тоту буенча программага төзәтмәләр кертеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев