Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Рәхмәт хаты

Яңа Чишмә район башлыгы исеменә ТР мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгеннән Рәхмәт хаты килгән.

2013 елның 6 сыннан 23 ноябрьгә чаклы Казанда Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган "Идел-йорт" театр коллективларының ХIII региональара фестивале булып үткән.
Чаллы Башы авылы Мәдәният йорты халык театрына Туфан Миңнуллинның "Саташу" пьесасы буенча куелган спектакль өчен Дипломант исеме бирелгән (сәнгать җитәкчесе - Илсөяр Дәүләтшина, режиссер - Гөлнара Сәлахова), шулай ук халык театрында катнашучы Фирдәвес Вафина "Хөрмәт һәм яхшылык өчен" номинациясендә диплом белән бүләкләнгән.
Татар халык театрына ярдәм күрсәткәнегез өчен Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, Сезгә һәм коллективтагы барлык катнашучыларга барлык башлангычларда иҗади уңышлар, сәламәтлек, иминлек телибез, киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итүегезгә, үзешчән халык иҗатын үстерү һәм булышлык күрсәтү өлкәсендә ТР-ның мәдәни проектларында актив катнашуыгызга өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X