Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

РПФ-на гариза язып ана капиталы акчасының бер өлешен алырга мөмкин

РФ Пенсия фондының ТР Яңа Чишмә районындагы бүлеге ана капиталыннан 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алырга гаризалар кабул итә башлады. 2015 елның 31 декабренә чаклы ана капиталы сертификаты алуга хокукы булган яки алган һәм акчаны капиталның төп юнәлешләренә тулаем тотмаган барлык гаиләләр бер тапкыр бирелә торган...

РФ Пенсия фондының ТР Яңа Чишмә районындагы бүлеге ана капиталыннан 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алырга гаризалар кабул итә башлады.
2015 елның 31 декабренә чаклы ана капиталы сертификаты алуга хокукы булган яки алган һәм акчаны капиталның төп юнәлешләренә тулаем тотмаган барлык гаиләләр бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукыннан файдалана алачаклар. Бер тапкыр бирелә торган түләүне алырга карар кылсагыз, РПФ-ның территориаль органнарына 2016 елның 31 мартыннан да соңламый гариза бирергә кирәк.
Гаризаны ана капиталы сертификаты булган РФ территориясендә яшәүче һәркем бирә ала, биредә сертификат алуга хокук биргән бала туганнан соң үткән вакыт роль уйнамый.
Үзең белән түбәндәге документлар булу шарт: СНИЛС, ана капиталына сертификат, шәхесне раслаучы документ, счет реквизитларын күрсәткән банктан белешмә. Ике ай эчендә бер тапкыр 20000 сум күләмендә акча шул счетка күчерелә, әгәр алынмый калган сертификат акчасы 20000 сумнан ким булса, калган күләме тулысынча күчерелә. Бу акчаларны гаилә көндәлек ихтыяҗларына тота ала.
Гаризалар алдан язылу буенча гына кабул ителә.
Язылу өчен тел.: 2-26-71, 2-25-81

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев