Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

РПФ пенсия тупланмаларын түли

Пен­сия фон­ды пен­си­я­гә дәү­ләт өс­тә­мә фи­нанс­лау прог­рам­ма­сын­да кат­на­шу­чы­лар та­ра­фын­нан туп­лан­ган ак­ча­лар­ны тү­ли икән ди­ю­лә­ре дө­рес­ме һәм тү­лә­ү­ләр ни­чег­рәк ба­ра? Әле­ге со­рау­га РПФ бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ли­лия Хи­ра­җе­ва җа­вап би­рә. - 2012 ел­ның 1 ию­лен­нән пен­си­я­нең туп­лан­ма өле­шен­дә­ге ак­ча­лар­ны тү­ләү ту­рын­да­гы за­кон үз кө­че­нә кер­де, шу­ның ни­ге­зен­дә карт­лык бу­ен­ча пен­си­я­нең туп­лан­ма өле­ше...

За­кон га­мәл­дә бул­ган чор эчен­дә РПФ тү­ләү­ләр ту­рын­да языл­ган 170тән ар­тык га­ри­за ка­бул ит­те, шу­лар бу­ен­ча 1,2 млн. сум­нан ар­тык ак­ча тү­лән­гән ин­де.

Пен­си­я­гә дәү­ләт өс­тә­мә фи­нанс­лау прог­рам­ма­сы­на ке­рер­гә өл­гер­мәү­че­ләр өчен бер ел­дан ким­рәк ва­кыт ка­лып ба­ра. 2013 ел­ның 1 ок­тяб­ре­нә чак­лы га­ри­за язар­га һәм бе­рен­че вз­нос­ны кер­тер­гә (2 мең сум­нан да ким бул­ма­сын) мөм­кин әле.

Прог­рам­ма­га (ни­чә яшь­тә бу­лу­га да ка­ра­мас­тан) һәр­кем ке­рә ала, вз­нос­лар­ны ай са­ен яки бер тап­кыр тү­ләп тә, үзе­гез эш­лә­гән предп­ри­я­тие бух­гал­те­ри­я­се аша (ти­еш­ле га­ри­за язар­га ки­рәк) яи­сә те­лә­сә кай­сы банк аша да тү­ләр­гә мөм­кин. Бу оч­рак­та ак­ча то­тып ка­лу ту­рын­да язып би­рел­гән га­ри­за­ны ел са­ен ка­бат­тан язып би­рү та­ләп ител­ми, әле­ге га­ри­за хез­мәт­кәр эш­тән азат ител­гән­че­гә яки яңа га­ри­за тап­шыр­ган­чы­га ка­дәр га­мәл­дә бу­ла­чак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев