Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Рәсми җаваплар

Хәбәрдарлык тартмасыннан алган бер хатта Петропавел Бистәсенең Звездная урамында яшәүчеләр (13 кеше) урамның яктыртылмавыннан (бер лампочка бар-барын, ул да гел янып чыга), язын-көзен урамда ышанычлы юл булмавыннан ("Ашыгыч ярдәм" машинасы УАЗ-ның да көч-хәл белән үтүен) зарланганнар. Алар бу проблемаларны авыл җирлеге территориясендә нефть чыгаручы оешмалар хәл итә алырлар иде дигән...

Хәбәрдарлык тартмасыннан алган бер хатта Петропавел Бистәсенең Звездная урамында яшәүчеләр (13 кеше) урамның яктыртылмавыннан (бер лампочка бар-барын, ул да гел янып чыга), язын-көзен урамда ышанычлы юл булмавыннан ("Ашыгыч ярдәм" машинасы УАЗ-ның да көч-хәл белән үтүен) зарланганнар. Алар бу проблемаларны авыл җирлеге территориясендә нефть чыгаручы оешмалар хәл итә алырлар иде дигән өметтә. Өченче проблема - җәен су бирүдә басым булмау. "Кирәк-яракка: эчәргә, ашарга пешерергә, су сибәргә су җыеп калу өчен уңай мизгелне көтеп, саклап торырга кирәк", - дигәннәр. Урамнарны яктырту мәсьәләсе буенча хатка рәсми җавапны АҖ башлыгы бирде, ул якын киләчәктә бу урамда тагын лампочка урнаштырыласын хәбәр итте.
Икенче хатны Красный Октябрьдән 81 яшьлек пенсионер Ш.С. Фәхретдинова язган. Ул аның өе янындагы электр баганасының күптән череп, газ торбасына аву ихтималы булуын кисәткән. "Мин көн дә менә-менә янгын чыгар, кышка утсыз да, газсыз да калырмын дип куркам", - дигән. Красный Октябрь АҖ башлыгы Светлана Ерохинадан рәсми җавап алынды: "2013 елның 10 декабрендә Чистай электр челтәрләренең "Челтәр компаниясе" ААҖ-нә багананы алыштыруга заявка бирелде". Бер хатта: "Безнең ветстанциядә йорт хайваннарын (мәче, этләр һ.б.) дәвалаучы доктор булса, әйбәт булыр иде", дигәннәр. Яңа Чишмә ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәфис Хәбибуллин, хәзергесе вакытта шушы эшкә кандидатура сайлау мәсьәләсе хәл ителә, дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев