Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Рәсәй Конституциясе юбилеен каршылап

12 декабрьдә рәсәйлеләр Ватаныбызның тарихи елъязмасында аерым урын биләгән Россия Федерациясе Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулуны билгеләп үтәләр. Хәзерге Конституция дәүләтебезнең демократик үсеш юлында, гражданлык җәмгыятенең асыл кыйммәтләрен - шәхеснең хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүгә, халыкларның тигез хокуклылыгын, үзбилгеләнешен тануда мөһим адым булды. Ул безгә үзебезне чын хуҗа итеп,...

Шушы истәлекле вакыйгага хәзерлек барышында ел дәвамында республикада Россия Федерациясе Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулуга багышланган чаралар уздырылды. Районда мәдәният һәм белем бирү учреждениеләрендә шушы юбилейны каршыларга әзерләнделәр.
Апрель аеннан авыл китапханәчеләре яшь буында дәүләтчелек һәм парламентаризм рухы тәрбияләү белән шөгыльләнә башладылар. 118 нче ҺУ студентлары белән (Үзәк китапханә) "Әгәр мин депутат булсам" дигән темага дискуссия һәм балалар китапханәсендә "Мин - бала! Мин - граҗдан!" темасына рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Авыл китапханәләрендә балалар катнашында төрле чаралар: Волчья Бистәсендә "Дәүләт әләме тарихыннан" - тәкъдир итү, Ленинода "Рус парламентаризмы тарихы"- лекция, Красный Октябрьдә "Дәүләтнең төп законы", Шахмайда "Чал тарихлы" дип исемләнгән викториналар уздырылды. Шулай ук Черемухово Бистәсендә "Татарстан Республикасы халыклары бердәм һәм тату яшиләр" - толерантлык дәресе, Әдәмсәдә "Мин - Россия гражданы" - хокук дәресе үтте.
Балалар сәнгать мәктәбе, Зирекле музее, Үзәк китапханә, Екатерина һәм Чуаш Чабаксары авыл китапханәләре укучылар белән тематик тәкъдир итүләр, китап күргәзмәләре, ачык дәресләр, рәсемнәр күргәзмәсе, стендлар оештырдылар. Алар: "Кеше. Дәүләт. Закон", "Конституция - закон, без шуның буенча яшибез", "Парламент һәм без!" темасы астында үтте.
Район мәгариф бүлеге түбән класс укучылары арасында Конституциягә 20 ел тулу темасына рәсемнәр конкурсы, 5-7 сыйныфлар арасында плакатлар конкурсы үткәрде, ә югары сыйныф укучылары инша - эссе яздылар. Һәр номинациядән яхшы дип табылган 2 эш Казанга - республика финалына җибәрелде. Педагоглар РФ Конституциясен өйрәнүгә багышланган методик дәресләр эшләү буенча конкурста катнаштылар. Барлык мәктәпләрдә район депутатларын чакырып, "Парламент дәресләре" үткәрелде. 11-12 декабрьдә авыл Мәдәният йортларында юбилей чаралары дәвам иттерелә.
Әдәмсәдә "Без яши торган закон" китаплар күргәзмәсе, Тубылгы Тауда балалар өчен "Без - Россия балалары" викторинасы узачак. Ленинода "РФ Конституциясе көне" тематик кичәсе һәм Яңа Чишмә район Мәдәният йортында яшьләр белән "Намусың кушканча яшә һәм законны хөрмәт ит" дип аталган диспут уздырылачак.
Дәүләтебезнең төп законын кабул итүгә 20 ел тулуны каршылап, безгә Рәсәй гражданнары булуыбызны истән чыгармаска кирәк, һәммәбез Конституцияне гомуми йортыбызның тотрыклылыгын һәм ышанычлылыгын билгеләүче нигез буларак хөрмәт итәргә һәм сакчыл мөнәсәбәттә булырга тиеш.
Ольга ИВАНОВА хәзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев