Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Салымнар -авыл җирлекләре бюджетының байтак өлеше

2017 елның 8 аенда районның берләштерелгән бюджетына 94,9 млн. сум салым һәм салымныкы булмаган керем кергән, бу еллык планга карата 72 % тәшкил итә.

Район һәм авыл җирлекләре бюджетына керә торган төп салым булып физик затларның керемнәренә салынган салым (НДФЛ) тора. НДФЛ керемнәрнең тулаем күләмендә 56 % ны били. Барлыгы 52,7 млн.сум салым кергән (шул исәптә район бюджетына - 46,7 млн. сум, АҖ бюджетына - 6 млн. сум).
НДФЛ-ны төп түләүчеләр:
- нефть компанияләре - 59,7 %
- бюджет учреждениеләре - 20,5 %
- авыл хуҗалыгы оешмалары - 8,7 %
- төзелеш оешмалары - 2,7 %
- эшкәртүче тармак - 1,3 %
- сәүдә предприятиеләре - 1,4 %
- җәмәгать туклануы - 1,2 %
- кече һәм урта бизнесның башка предприятиеләре - 4,5 %
Районның ведомствоара комиссиясе ай саен салым түләүчеләр мониторингын үткәрә һәм ул барлык тармакларда хезмәткә конвертларда түләүне һәм "соры" базар дип аталган нәрсәне бетерүгә омтылырга тиеш. Бу, беренче чиратта, салым керүләрне һәм пенсия фондына исәпләүләрне арттырырга һәм, нәтиҗә буларак, икенчедән, хезмәткәрләр лаеклы ялга киткәндә тиешле пенсия билгеләүгә мөмкинлек бирәчәк.
Җирле бюджетлар өчен шулай ук җир салымы һәм милеккә булган салым әһәмиятле салымнар булып тора. АҖ бюджетларына 13 млн. сум күләмендә җир салымы кергән (еллык билгеләнүнең 65 %). Милеккә салынган салымнар буенча бары тик недоимка гына керде. Бу физик затлар буенча аларны түләү срогы 1 декабрьгә кадәр булу белән бәйле.
Салымнарны, салымныкы булмаган керемнәрне (аренда өчен түләү, үзара салым), республикадан бюджетара трансфертларны һәм түләүсез керемнәрне исәпкә алып керемнәрнең тулаем күләме 344,9 млн. сум тәшкил итә.
Шушы чорда чыгымнар 343,4 млн. сум тәшкил итә. Үзвакытында финанслау һәм кергән үз керемнәре муниципаль учреждениеләргә 8 ай нәтиҗәләре буенча хезмәт хакын тулысынча һәм үзвакытында түләргә, агымдагы чыгымнарны финансларга мөмкинлек бирде.
Бюджетның уңышлы һәм сыйфатлы үтәлеше өчен салымнар җыю буенча эшне көчәйтергә, недоимканы киметергә, чыгымнар өлешендәге акчаларны рациональ һәм нәтиҗәле файдаланырга, срогы чыккан кредит бурычлары җыелуга юл куймаска кирәк.
Людмила ЗАВАЛИШИНА,
районның финанс-бюджет палатасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев