Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Салымнар җыелып бетмәгән

22 декабрьдә 11 айда финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясау буенча район киңәшмәсе уздырылды.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишинаның 11 айда бюджетның үтәлеше турында ясаган исәп-хисап чыгышыннан барысының да салымнарны түләп бетермәве мәгълүм булды.
Җир һәм милек салымнарын түләмәүче әҗәтлеләр арасында физик һәм юридик шәхесләр дә бар. Транспорт салымын түләмәүчеләр дә бар.
Район башлыгы Вячеслав Козлов авыл җирлекләре башлыкларын салым хезмәткәрләренә әҗәтлеләрдән түләнмәгән салымнарын җыюда булышырга чакырды, күп нәрсә алар кулында бит.
Районда муниципаль торакны хосусыйлаштыру да җайлы гына бармый, киләсе елның март аенда аның вакыты да төгәлләнә.
Яңа елга 384 җир кишәрлеге хуҗасыз кала бирә, алар район казнасына файда китерә алырлар иде.
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова районда алкогольле продукция сату планының үтәлмәвен җиткерде.
- Бу әле халык аракыны азрак эчә башлаган дигән сүз түгел, - диде чыгыш ясаучы - димәк районда спиртлы эчемлекләрнең яртысы законсыз сатыла. Бу хәл белән кичекмәстән көрәшергә кирәк, чөнки алкогольнең кеше сәламәтлеге өчен генә түгел, кеше гомере өчен дә куркыныч булуы бар.
Шушы мәсьәләләр буенча авыл җирлекләре башлыклары ныклап торып эшләргә, гаеплеләрне административ җаваплылыкка тарттырырга, "якташларын рәнҗетүдән" курыкмаска тиешләр.
Киңәшмәдә катнашкан район прокуроры Алексей Парамонов та җаваплы шәхесләрнең лояльлеге һәм бөтенесен гафу итүләрен искәрде.
Киңәшмәдә авыл җирлекләренең һәм бюджет оешмаларының эшчәнлегендә уңай яклар да билгеләп үтелде.
Бу көнне тагын район башлыгы декабрьдә туган район Советының оештыру бүлеге начальнигы Елена Холинаны, Чуаш Чабаксары АҖ башлыгы Николай Парамоновны һәм Ленино АҖ башлыгы Виктор Веретенниковны гомер бәйрәмнәре белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев