Үсеш резервлары бар әле
Узган җомгада Советның кече утырышлар залында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Якушкин катнашында терлекчелектәге үсеш мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә булып үтте. Анда быелгысы елның 9 аенда терлекчелектәге эшләргә йомгак ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Евгений СТАРОВ Киңәшмә эшендә шулай ук район башлыгы урынбасары Наилә Закирова,...
Узган җомгада Советның кече утырышлар залында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Якушкин катнашында терлекчелектәге үсеш мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә булып үтте. Анда быелгысы елның 9 аенда терлекчелектәге эшләргә йомгак ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.
Евгений СТАРОВ
Киңәшмә эшендә шулай ук район башлыгы урынбасары Наилә Закирова, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов һәм идарә белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре һәм зооветбелгечләр катнашты.
Киңәшмәдә 24 нче формага анализ белән Сергей Баранов чыгыш ясады. Гомумән, 9 айда терлекчелектәге үсеш йомгаклары - уңай, дип билгеләп үтте ул. Бердәнбер кимчелек - сарыкларның баш саны кимүе. Районда 1 октябрьгә МЭТ 15130 баш тәшкил итә, узган елгы дәрәҗәдән 528 башка күбрәк. "Татарстан" агрофирмасында, "Нурхамәтов З.М." һәм "Вәлиев Ф.Р." КФХ да МЭТнең баш саны артуга ирешкәннәр. Дуңгызлар 1149 баш тәшкил итә, 2011 ел белән чагыштырганда 342 башка күбрәк. Сарыкларның баш саны 1 октябрьгә - 4460, узган елгы дәрәҗәгә карата барлыгы 92 процент кына тәшкил итә. Сарыкларның баш саны кимү "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ хисабына, ягъни нәсел сарыкларын сату аркасында килеп чыккан. Сөт җитештерү 9 айда 8 процентка арткан, үсеш 1243 тонна тәшкил итә. Физик авырлыкта иң зур артым "Татарстан агрофирмасында, "Козлов В.В.", "Зубов В.С.", "Скоков Н.А.", "Вәлиев Ф.Р." КФХ да күзәтелә. Отчет чорында бер баш сыердан савым 3460 килограмм тәшкил итә һәм ел азагына чаклы 4500 килограммга җитәчәк. 9 айда ит җитештерү 13 процентка арткан, ягъни 207 тоннага. Иң зур артым "Татарстан" һәм "Кулон" агрофирмаларында, "Скоков Н.А." КФХ да. Барова гаилә фермасы һәм фермер Исхаков зыянга эшләгәннәр. Ел башыннан районда 4199 бозау алынган, бу узган елгы дәрәҗәдән 700 башка күбрәк. Иң зур артым "Татарстан" (460) һәм "Кулон" (197 баш) агрофирмаларында. Үрчем алу буенча "Игенче" ҖЧҖ һәм Киселева гаилә фермасы зыянга эшләгәннәр. Быел 1025 баш дуңгыз баласы алынган. Бу 2011 ел белән чагыштырганда күбрәк булса да, халык таләбен канәгатьләндерү ягъни тәэмин итү өчен җитми. Күпләргә дуңгыз балалары эзләп читкә чыгарга туры килде. Үлем-китем турында сөйләгәндә, МЭТ 104 башка гына кимесә дә, район хуҗалыклары 171 баштан мәхрүм калдылар, бу - зур югалту, дип билгеләп үтелде. Район буенча тулаем алганда уртача тапшыру авырлыгы 390 килограмм тәшкил итә, тик "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ, "Игенче" ҖЧҖ, "Вәлиев Ф.Р.", "Скоков Н.А.", "Әхмәтвәлиева Г.Г." КФХ кебек хуҗалыкларда ул 200 кг чамасы яки аннан да кимрәк. Шундый авырлыктагы бозаулар тапшыру икътисадый яктан файдасыз. Хуҗалыкларда җитештерелә торган сөтнең сыйфатын яхшырту буенча мөмкинлекләр җитәрлек. "Татарстан" агрофирмасының Акъяр бүлекчәсендә сыерлар киртә абзарларда сазда йөзәләр, җиленнәре белән сазга кермичә утлыкларга якын килә алмыйлар - биредә сыйфат турында сөйләп торасы да юк. Район буенча тулаем алганда тапшырыла торган сөтнең 22 проценты гына югары сортлы, 57,6 проценты - беренче һәм 19,9 проценты - икенче сортлы. Күпләр түбән майлылыкта булган сөт тапшырып акча югалталар.
Авыл хуҗалыгы идарәсе икътисадчысы Энҗе Шәйдуллина 8 айда терлекчелектә җитештерү буенча авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең икътисадый күрсәткечләренә анализ ясады. Район буенча бер эшләүчегә уртача 334 мең сумлык продукция җитештерелгән. Әгәр бу күрсәткеч "Кулон"да 425 мең сум тәшкил итсә, "Игенче" ҖЧҖ-тә ул нибары 149 мең сум. Әгәр район буенча 1 гектар сөрү җиренә акчалата выручка 4100 сум тәшкил итсә, хуҗалыкларда ул: "Зубов В.С." КФХ-да 9300 сум, "Вәлиев Ф.Р." КФХ-да - 1900 сум. "Татарстан" агрофирмасының авыл хуҗалыгы җирләре райондагы авыл хуҗалыгы җирләренең 30 процентын тәшкил итә, ә акчалата выручка өлеше - 48 процент, "Кулон" агрофирмасында авыл хуҗалыгы җирләре өлеше районыкы белән тигез булса да, выручка өлеше берничә мәртәбәгә ким. "Зубов В.С." КФХ белән "Садыйков М.Х." КФХ-ны чагыштырсак, алардагы җир өлеше 2шәр процент, ә акчалата выручка өлеше беренчесенеке 4 процент, икенчесенең 0,9 процент. Район буенча уртача хезмәт хакы 10 мең сум тәшкил итсә, "Татарстан" агрофирмасында ул 10 мең 725 сум, "Садыйков М.Х." КФХ-да бары 6563 сум. Соңгы хуҗалык хезмәт хакын 10 процентка киметкән, гәрчә сәбәбе булмаса да, югыйсә продукция җитештерү 6 процентка арткан. "Зубов В.С." КФХ-да хезмәт хакы түбән. Биредә салым инспекциясенә эшләргә җирлек бар. Хуҗалыклар түбән сыйфатлы сөт тапшырудан күп акча югалталар. Әгәр "Кулон" агрофирмасы бөтен сөтне югары сорт белән тапшырып, саткан сөтнең центнерына 1604 сум акча алса, "Савельева Л.И." КФХ 960 сум алган. Биредә тапшырылган сөтнең майлылыгы 3,4 процент, сөтнең 80 проценты - беренче, 20 проценты - икенче сортлы. Түбән сортлы сөт тапшырудан гына да хуҗалыклар 25 млн. сум акча югалтканнар.
Статистика бүлеге җитәкчесе Валентина Прыткова район халкы асраган терлекләр санына анализ ясады. 1 октябрьдә халыкта 5767 баш МЭТ исәпләнгән, бу узган елгы дәрәҗәдән 304 башка күбрәк. Архангел АҖ-дә маллар саны 20гә кимегән. Дуңгызлар 3341 баш тәшкил итә, бу 2011 ел белән чагыштырганда 27 процентка күбрәк. 1 октябрьгә сарыклар һәм кәҗәләр 4861 баш тәшкил иткән, бу узган елдагыдан 342 башка күбрәк. Район халкы асраган кош-корт саны - 36800 баш (12 процентка күбрәк), 2225 баш умарта (5 процентка күбрәк). Ел башыннан бирле халык тере авырлыкта 230 тонна терлек, 39536 центнер сөт, 62 млн. сумлык продукция саткан. Һәр хуҗалык продукция сатудан өстәмә рәвештә уртача 12389 сум табыш алган.
Николай Якушкин игътибарны авыл хуҗалыгы оешмалары эшчәнлегенең икътисадый мәсьәләләренә юнәлтте. Кызганычка каршы, акчалата выручка артмый, дип билгеләп үтте ул. Сан күрсәткечләре бераз артса да, сыйфат күрсәткечләре калыша, шул сәбәпле акчалата выручка артмый. Нәтиҗәдә табыш аз алынган, табыш булмагач, банкротлыкка чыгуыңны көт тә тор. Күп хуҗалыкларда гади хуҗалык исәбе дә юк, хезмәт эшчәнлеге - түбән. Хезмәт хакы түбән булганда хезмәткәрдән әллә ни өмет итеп булмый. Тәтеш районындагы бер хуҗалыктан мисал китерелде, анда бер хезмәткәргә 1,6 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатыла, димәк хезмәт хакы да югары.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы иң әйбәт хуҗалык белгечләре өчен 100 мең сумлык 500 грант булдырды, яшь белгечләргә эшкә урнашканда ярдәм йөзеннән 100 грант бүлеп бирелде, гаилә фермаларына бюджет ярдәме дәвам иттереләчәк.
Киңәшмәне тәмамлап, район башлыгы Вячеслав Козлов булган авыл хуҗалыгы җирләрендә ит һәм сөт җитештерү күләме түбән, дип билгеләп үтте. Үсеш резервлары зур. Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренең өлкәннәр ункөнлегендә катнашу зарурлыгына, пай җирләре өчен халык белән исәп-хисап ясау мәсьәләсенә игътибар юнәлтелде.
Район хуҗалыкларында туңга җир сөрү, парга калдырылган җирләрне эшкәртү, орлыкларны эшкәртү, терлекчелекнең торышы, халыктан сөт сатып алу мәсьәләләре карап тикшерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев