Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Сез биргән 1 сумга 4 сум өстәлә - бу бик шәп!

2019 елда Зирекле авыл җирлеге юлларны кардан чистартуга 200 мең сум үзара салым акчасы бүлеп биргән, 120 мең сум түләнгән.


Калган 80 мең сумны ноябрь һәм декабрьнең карлы көннәре башлану белән кулланачаклар. Җәйге сезонга Зирекле халкы 60 мең сумга роторлы чапкыч, 40 мең сумга ике «электропастух» сатып алган. Авыл чишмәсендә санитар зона (рәсемдә) төзүгә 413902 сум акча үзләштерелгән, ул алга таба су куллануга лицензия алу өчен кирәк. Калган 45598 сумга өстәмә эшләр башкарылачак.  Халыкның калган өлеше өчен чишмә суы үткәрү, Колхоз урамына кадәр 950 метр суүткәргеч салу (356 мең сум тотылган) буенча эшләр тәмамланган. Үзара салымнан тыш, бу эшкә район җитәкчелегеннән өстәмә акча да кергән. Өлешчә каты көнкүреш калдыклары полигонында 30 мең сумлык эш башкарылган һәм 60 мең сум гомуми авыл көтүе өчен нәселле үгезләрне карауга тотылган.
«Үзара салым» программасы буенча билгеләнгән планнар 482 кешедән 500әр сум җыелган һәм 241 100 сум өстәп бирелгән республика акчасына (964 400 сум) тормышка ашкан.
Зирекле авылының Колхоз, 1 Май, Бакча һәм Татарстан урамнарына вак таш салу буенча да зур эшләр планлаштырыла. Шуңа да зиреклеләр 2020 елда да үзара салымны 500әр сумнан җыярга хәл иткәннәр. Бу эшләргә килешү буенча вак таш кайтару, салу, түләү керәчәк. Зирекле һәм Өргәнчә авылларындагы юлларны ел саен кардан чистарту һәм җәйге чабу өчен акча кирәк булачак.
Мулланур Сибгатуллин, Зирекле авылында яшәүче, 74 яшь. - Безнең авылда әлеге программа гамәлгә кергәнче үк без уртак ихтыяҗларга акча туплый башладык. Дөрес, бик аз күләмдә җыйдык һәм бернинди республика субсидияләре дә булмады. Программаны гамәлгә керткәч, күпчелек бу эшкә ике куллап риза булды. Колхоз рәисе булганда, авыл Советы ихтыяҗы миңа һәрвакыт билгеле иде. Әлбәттә, авыл халкына акча кирәк. Программаның алты ел гамәлдә булу дәверендә авылда күпме эш башкарылган! Ике күпергә вак таш салынды. Бөтен авыл чишмә суын куллана. Урамнар кыш буе чистартыла. Мәсәлән, күрше Башкортстанда мондый программа юк. Безнең Зирекледә халык аңлый. Барысы да бирә, каршы килүчеләр аз, элек тә алар бик аз иде. Аның каравы 1 сумга 4 сум өстәлә. Моннан ничек баш тартырга була?!
Ольга ИВАНОВА  
сораштырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев