Тубылгы Тау мәктәбе коллективы үз территориясен хасиятләп карап тора, тел-теш тидерерлек урыны юк. Комиссия әгъзаларының дәгъва кылырга ниятләре дә юк иде: бар җир чиста, пөхтә, бөтен нәрсә (чүп үләннәреннән кала) чәчәк атып, гөрләп үсеп утыра. Ә менә балалар бакчасында иң матур чәчәкләр - ул балалар үзләредер. Җиләк-җимеш бакчасын чүп үләне...
Тубылгы Тау мәктәбе коллективы үз территориясен хасиятләп карап тора, тел-теш тидерерлек урыны юк. Комиссия әгъзаларының дәгъва кылырга ниятләре дә юк иде: бар җир чиста, пөхтә, бөтен нәрсә (чүп үләннәреннән кала) чәчәк атып, гөрләп үсеп утыра. Ә менә балалар бакчасында иң матур чәчәкләр - ул балалар үзләредер. Җиләк-җимеш бакчасын чүп үләне басып киткән, агачларны да караучы юк, бугай, аларның җимешләрен өзим дисәң, тиз генә янына керермен димә. Мәдәният йорты территориясенә аңлатма биреп тору кирәкми, фоторәсемгә күз салу да җитә.
Ленино авылында балалар бакчасы белән ФАП бер бинага урнашкан. Биредә бар да матур культуралы, бирегә килүчеләргә генә түгел, узып баручыларга да бу матур участокны күзләү рәхәтлек бирәдер. Җирле чиркәү төзелешеннән калган бүрәнә башларыннан күптән түгел төзелгән өйчек игътибарны җәлеп итеп тора.
Ленино мәктәбе дә чәчкәләргә күмелеп елмаеп утыра. Мәктәп яны участогында яшелчә культураларының бар төре үстерелә, хәер уталмаган җирләре дә юк түгел, шулай да яшелчә һәм бәрәңге шактый утыртылган, алар гөрләп үсә һәм мул уңыш вәгъдә итә, бакчалары начар түгел. Мәдәният йорты территориясендә балалар мәйданчыгы бар, ул төзек, кулдан ясалган кызыклы әйберләр, композицияләре байтак, чәчәкләр дә үсә.
Кечкенә генә Горшково авылында халык клуб, китапханә һәм ФАП тан файдалана. Барлык объектлар эшли, халыктан да, комиссия әгъзаларыннан да дәгъва юк, бар җирдә чисталык, пөхтәлек, чабылган, төзекләндерелгән.
Акъяр авылындагы мәктәп-балалар бакчасы комплексы территориясе дә шулай ук яхшы итеп җыештырылган, ә мәктәп яны участогында карлыган, чия, алмалар өлгереп килә. ФАП фельдшеры һәм АҖ башкарма комитет хезмәткәрләре дә үзләренең участокларын тиешенчә карап торалар.
-Ә алар арасында чүп үләне баскан участок кемнеке соң?
-Бинаны агрофирмага эшчеләр өчен тулай торак итеп биргән идек, ә алар чистартмыйлар, - дип җавап бирә АҖ башлыгы, - чара күрергә туры килер инде.
Мәдәният йорты территориясе үз җисеменә туры килә дип әйтеп була: мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыгы сизелеп тора, тик матди як та башкарылган эшләрнең сыйфатына йогынты ясый бит, әйтик, чәчәк чүлмәкләре урынына төрле төсләргә буялган буяу савытларын кулланганнар. Элмә тактаны да яңартырга кирәк.
Шахмай авылы үзәк урамнарының чисталыгы белән таң калдырды һәм социаль-мәдәни объектлар территориясендә хәлләр торышын күзалларга була иде. Нәкъ шулай булды да: мәктәп ишегалды шәһәрдәге мәдәният һәм ял паркына охшаган, бакчада исә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр үсеп кенә утырмый, ә өлгереп килә. Мәктәп коллективына, чыннан да, горурланырлык нәрсә бар, мондыйны бер кая да очратмадык әле. Балалар бакчасы, ФАП, музей, клуб кебек объектлар да, мәктәптәге шикелле, уңай тәэсирләр калдырды.
Чертуш, Чаллы Башы авыллары Шахмай АҖ составына керә, үз авылдашларың өчен, вакыт һәм акча булмауга зарланмый, кулдан килгәннең барысын да эшләсәң, искиткеч матурлык тудырып булуын күрдек.
Дәвамы бар.
Лариса ФЕДОРОВА
Нет комментариев