Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Шартлар берүк, мөнәсәбәт төрле

Район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов җитәкчелегендәге эшче комиссия территорияләрнең төзекләндерелүен һәм социаль-мәдәни объектлардагы котельныйларның ягу сезонына әзерлеген тикшерү максатында район торак пунктларында булды. -Территорияләрнең тулаем торышы канәгатьләнерлек, - дип саныйлар комиссия әгъзалары,- кайдадыр бик тә яхшы, каядыр ярыйсы, ә кайберләрендә исә төзекләндерү буенча икеайлык төгәлләнүгә кул селтәгән участоклар да...

Район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов җитәкчелегендәге эшче комиссия территорияләрнең төзекләндерелүен һәм социаль-мәдәни объектлардагы котельныйларның ягу сезонына әзерлеген тикшерү максатында район торак пунктларында булды.
-Территорияләрнең тулаем торышы канәгатьләнерлек, - дип саныйлар комиссия әгъзалары,- кайдадыр бик тә яхшы, каядыр ярыйсы, ә кайберләрендә исә төзекләндерү буенча икеайлык төгәлләнүгә кул селтәгән участоклар да бар.
60 тан артык кеше яшәгән Өргәнчә авылына кибет, клуб һәм ФАП булган административ үзәк хезмәт күрсәтә.
Дүшәмбе бу торак пунктта яшәүче кешеләр өчен чын мәгънәсендә авыр көн икән: кибеттә - ял көне, хәер, башка көннәрдә дә аның эш вакыты нибары 4 сәгать кенә (9.00 дан 13.00 гә чаклы). Клуб та дүшәмбе көннәрдә рәсми төстә ял итә. Клубка керү юлында элмә такта юк, эш тәртибе язылган кечкенә генә язу бар. Шуңа күрә комиссия мондагы тынлыкка һәм бушлыкка гына тап булды. Административ бина - авылның "йөрәге", янәшәдә урнашкан ФАП-тагы фельдшер һәрчак үз урынында.
Бинага якын булган территория җыештырылган, чәчәк түтәлләре бар, үләннәр чабылган. Бина исә үзе - азмы-күпме ярыйсы күренә, халыкка озаграк хезмәт итсен өчен отмосткаларга ремонт кирәк. Элеп куелган әләмнәргә карата да кисәтүләр бар: алар бик начар хәлдә.
Социаль билгеләнүдә булган Зирекле биналары - балалар бакчасы, музей, лицей, участок хастаханәсе, шулай ук комплекслы бина (клуб, китапханә, АҖ башкарма комитеты һәм "Аҗаган" спорт клубы) янында участоклар бик матур, территорияләр җыештырылган, һәр нәрсәдә оста куллар эш иткәне һәм иҗади караш сизелә. Монда музейның бик матур чәчәк түтәлен, лицейдагы яңа спорт мәйданчыгын, балалар бакчасының уен мәйданчыгын, хастаханәнең зәвык белән бизәлгән территориясен (аның эчке ягы, әйтергә кирәк, тагы да матуррак, чиста) аерым билгеләп үтәргә мөмкин. Пациент Габдулла Вагапов безгә "ун еллап хастаханәдә булганым булмады, ә бүген ул уңай якка шактый үзгәргән", диде.
Әдәмсәдә дә төзекләндерү белән шөгыльләнәләр: мәктәп, балалар бакчасы, клуб, ФАП территорияләре чиста, чүп үләннәре күренми, культуралы үсемлекләр исә гөрләп утыра, тирәләрендәге участокларга бәрәңге, яшелчә утыртканнар.
Архангел мәктәбе территориясе бер дә мактарлык түгел, чүп үләне басып киткән, чәчәк түтәлләре - клумбалар да ясалмаган, бина тирәли отмостка чормавык белән капланган. Мәктәп хезмәткәрләре бакчага күбрәк игътибар биргәннәр, тик ул да әллә ни күзне иркәләми. Мәдәният йорты тирәсендә дә шундый ук хәл. Мәдәни үзәк булырга тиеш, югыйсә, ә менә комиссиядән кисәтүләр байтак ясалды. Архангел ФАП территориясе чиста, матур, балалар бакчасында да шулай ук.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X