2016 елның 9 аенда халыкның хезмәт активлыгын тикшерү буенча чираттагы киңәшмәдә сүз ШЯХ-да терлекләрнең баш саны кимү турында барды: МЭТ - 137, сыерлар - 31, дуңгызлар 217 башка кимегән, кәҗәләр һәм сарыклар исә 314 башка арткан.
Өч авыл җирлегендә терлекләрнең бар төре дә кимегән, гәрчә хөкүмәт аларның баш санын саклап калуга субсидия бүлеп бирсә дә. Кайбер АҖ-дә сыерлар саны арту сөендерә, билгеле: Шахмай, Ленино, Красный Октябрь, Черемухово, Акъяр АҖ-дә шул хәл күзәтелсә, 8 АҖ-дә сыерларның баш саны азайган. Бу хәлне туктату өчен ниләр эшләп була - киңәшмәдә шул хакта сөйләштеләр.
Моңа сәбәп - 9 айда сөт 2015 ел дәрәҗәсенә караганда 722 тоннага кимрәк сатылган: эшкәртүгә һәм башка каналларга киткән сөт тә азрак. Шунысы гаҗәпләндерә - сөт сыерлар саны арткан АҖ-дә азрак тапшырылган. Доклад ясаучы район башлыгы урынбасары Надежда Попкова шушы парадоксның сәбәпләрен анализларга кушты. Биредә сөтнең уртача бәясе дә сәбәп була алмый, бәяләр артты һәм ул 2014 - 2015 еллар белән чагыштырганда 2-3 сумга югарырак.
КМС заводы сөт җыючылар белән исәп-хисапны вакытында һәм югары бәядән: 18 сум һәм 18 сум 44 тиеннән ясый. ШЭ-ләр халык белән 17 сумнан түбән булмаган бәядән исәп-хисап ясыйлар, шулай да сыйфатка пробаларны ешрак алырга кирәк. Күрше районнарда да шул хак, Әлки һәм Чистай районнарында гына сөт бәясе 19 сум. ШЯХ кредитлары алу планын бары 6 АҖ генә үтәгән, шунлыктан район кредитлар бирү буенча рейтингта позициясен югалткан.
Аннан соң Буревестник АҖ территориясендә халыкның хезмәт активлыгын стимуллаштыру турында АҖ башлыгы Иван Улитин сөйләде. Районның ветеринария берләшмәсе начальнигы Евгений Лазарев шәхси секторда ветеринар профилактик чаралар һәм сыерларга күрсәтелгән хезмәт өчен чыгымнарның бер өлешен кире кайтаруга халыкка субсидия алуда булышлык итү турында сөйләде.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев