ТР Яңа Чишмә районы башкарма комитеты тарафыннан "Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга 2018 елда нәсел таналары һәм берне бозаулаган таналар сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга ТР Яңа Чишмә муниципаль район бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында"гы карар (№55, 29.01.2018 ел) кабул ителде.
Муниципаль бюджеттан ШЯХ субсидияләре түбәндәгеләрне сатып алуга биреләчәк:
- товарлыклы башмак таналар һәм (яки) берне бозаулаган таналар - 1 башка 20 мең сум күләмендә;
- нәселле башмак таналар һәм ( яки) берне бозаулаган таналар - 1 башка 25 мең сум күләмендә.
Субсидияләр күләме транспорт чыгымнарын исәпкә кертмичә бер ШЯХ-га биш баштан да артык булмаган, сатып алынган товарлыклы башмак таналар һәм (яки) берне бозаулаган таналар бәясеннән 50 % тан да артырга тиеш түгел.
Субсидияләр алу өчен шәхси ярдәмче хуҗалык АҖ башкарма комитетларына түбәндәге документларны бирергә тиеш:
- үзләренең түләү реквизитларын, почта адресын, субсидия алган көннән башлап 5 ел дәвамында сатып алган башмак таналарны һәм берне бозаулаган таналарны саклауга булган йөкләмәне дә күрсәтеп алда атап үтелгән тәртипкә 1 нче номерлы кушымта нигезендәге форма буенча субсидия бирү турында гариза, шулай ук түбәндәгеләрне үз эченә алган информация булырга тиеш:
- ШЯХ алып баручы гражданинның банкротлык процессында булмавы;
- ШЯХ алып баручы гражданинның гамәлдәге Тәртипкә 5 нче номерлы кушымта нигезендә субсидияләр бирүгә документларны карауда катнашучы шәхесләрнең персональ мәгълүматлар турындагы информацияләрне эшкәртүгә ризалык бирүе;
- ШЯХ алып бару өчен файдаланыла торган җир участогына хокук бирүче документның (таныклыкның) күчермәсе, яисә ЕГНР дан өземтә;
- Юридик зат статусы булган авыл хуҗалыгы оешмаларыннан 2018 елда товарлыклы башмак таналар һәм (яки) берне бозаулаган таналар сатып алуга киткән чыгымнарны раслаучы документлар (сату-алу килешүләре төп нөсхәсе һәм күчермәсе, товар-транспорт накладнойлары, банк-түләүче тарафыннан расланган түләү документлары, сатып алына торган башмак таналарның (21 айдан башлап, тере авырлыгы 430 килограммнан да ким булмаган) һәм (яки) берне бозаулаган таналарның (яше 27 айдан башлап (36 айдан да артык булмаган), тере авырлыгы 450 килограммнан да ким булмаган, яшен, исемен күрсәтеп авыл хуҗалыгы хайваннарын сатып алуга кабул итү-тапшыру актлары). Чагыштырып чыкканнан соң документларның төп нөсхәләре гариза бирүчегә кире кайтарыла, ә аларның күчермәләре АҖ башлыгы тарафыннан раслана;
- 2018 елда дәүләт нәсел регистрында раслануы турындагы таныклыгы булган нәсел заводыннан һәм нәсел репродуктрларыннан токымлы башмак таналар һәм (яки) берне бозаулаган таналар сатып алуга киткән чыгымнарны раслаучы документлар (сату-алу документлары төп нөсхәсе һәм күчермәләре, товар-транспорт накладнойлары, банк-түләүче белән расланган түләү документлары, сатып алына торган башмак таналар һәм (яки) берне бозаулаган таналарның яшен, исемен күрсәтеп авыл хуҗалыгы хайваннарын сатып алуга кабул итү - тапшыру актлары). Чагыштырып чыкканнан соң документларның төп нөсхәләре гариза бирүчегә кире кайтарыла, ә аларның күчермәләре АҖ башлыгы тарафыннан раслана;
- сатып алына торган терлекләргә ветеринария белешмәләре һәм таныклыклары күчермәләре;
- нәселле терлекләр сатучының - оешманың дәүләт нәсел регистрында теркәлүе турындагы таныклыкларның күчермәләре;
- сатып алына торган нәселле терлекләргә нәсел таныклыклары күчермәләре;
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан расланган форма буенча сатып алынган терлекләрне исәпкә кую фактын раслаучы ШЯХ дәге терлекләрне исәпкә алу китабыннан (хуҗалык буенча) өземтә.
Карар белән тәфсилләбрәк Яңа Чишмә муниципаль район сайтында "Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе карарлары һәм күрсәтмәләре" бүлегендә танышырга була (http://novosheshminsk.tatarstan.ru/rus/about/doc/postanovlenie.ru)
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев