Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Шикәр диабеты

Яңа Чиш­мә РҮХ-дә дис­пан­сер исә­бен­дә 352 ке­ше то­ра, шу­лар­ның бер­се - ба­ла һәм бер яшүс­мер. Ин­су­лин­га бәй­ле авы­ру­лар (да­и­ми рә­веш­тә ин­су­лин алып то­ру­чы­лар) - 32 ке­ше.Шу­ңа кагылышлы со­рау­лар­га та­би­бә Рә­си­лә Әх­сә­но­ва җа­вап бир­де. - Ши­кәр авы­руы нәр­сә­се бе­лән кур­кы­ныч һәм авы­ру­ны ни­чек бул­дыр­мый ка­лыр­га? - Ши­кәр авы­руы кат­лау­ла­ну­ла­ры бе­лән кур­кы­ныч:...

Яңа Чиш­мә РҮХ-дә дис­пан­сер исә­бен­дә 352 ке­ше то­ра, шу­лар­ның бер­се - ба­ла һәм бер яшүс­мер.

Ин­су­лин­га бәй­ле авы­ру­лар (да­и­ми рә­веш­тә ин­су­лин алып то­ру­чы­лар) - 32 ке­ше.Шу­ңа кагылышлы со­рау­лар­га та­би­бә Рә­си­лә Әх­сә­но­ва җа­вап бир­де.

- Ши­кәр авы­руы нәр­сә­се бе­лән кур­кы­ныч һәм авы­ру­ны ни­чек бул­дыр­мый ка­лыр­га?

- Ши­кәр авы­руы кат­лау­ла­ну­ла­ры бе­лән кур­кы­ныч: еш кы­на күз­дә­ге кан та­мыр­ла­ры за­рар­ла­на, йө­рәк­кә, ас­кы оч­лык­лар­га, нерв сис­те­ма­сы­на зы­ян ки­лә, бө­ер­ләр­гә нык тәэ­сир итә.

Авы­ру ке­ше­гә ди­е­та то­ту бик мө­һим. Тат­лы ри­зык­лар­ны чик­ләү яки бө­тен­ләй ты­е­лу, ка­мыр ри­зык­ла­ры, тат­лы эчем­лек­ләр, кыз­дыр­ган ит, ыс­лан­ган ри­зык­лар, кол­ба­са ише про­дукт­лар­дан баш тар­ту ки­рәк. Ри­зык­ны аз-аз­лап, көн­гә 3-4 мәр­тә­бә ка­бул итәр­гә, кич­ке аш җи­ңел­чә (ке­фир, эрем­чек, ка­тык, май­сыз ба­лык) бу­лыр­га ти­еш. Исерт­кеч эчем­лек­ләр, сы­ра эчү­дән дә ты­е­лып то­рыр­га ки­рәк. Ра­ци­он­га төр­ле яр­ма­лар­дан бот­ка­лар кер­тү ки­рәк, иң фай­да­лы­сы - ка­ра­бо­дай. Шу­лай ук ра­ци­он­ны яшел­чә һәм җи­ләк-җи­меш­кә баетырга, шул­па­лар­ны май­сыз ит­тән пе­ше­ре­ргә ки­рәк.

- Ши­кәр авы­руы иң бе­рен­че чи­рат­та кем­гә яный?

- Хә­веф төр­ке­ме­нә ши­кәр авы­руы бе­лән авы­ру­чы ке­ше­нең якын ту­ган­на­ры - ба­ла­ла­ры, абый­ла­ры, апа­ла­ры ке­рер­гә мөм­кин. Шу­лай ук гәү­дә авыр­лы­гы ки­рә­ген­нән ар­тык бул­ган, ягъ­ни си­мез ке­ше­ләр һәм зур авыр­лык­та­гы ба­ла (4500 г.) та­бу­чы ха­тын-кыз­лар.

- Ши­кәр авы­ру­ын ни­чек ки­сә­тер­гә?

- Бе­рен­че­дән, ни­гез­ле (акыл­лы) сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып ба­рыр­га: ар­тык күп аша­мас­ка, уг­ле­вод­лар­га һәм тер­лек ма­е­на бай бул­ган ри­зык­лар­ны күп аша­мас­ка, сал­кын тию ар­ка­сын­да төр­ле авы­ру­лар ки­леп чы­гу­дан сак­ла­ныр­га, сис­те­ма­лы рә­веш­тә фи­зик куль­ту­ра һәм спорт, көч җи­тәр­лек хез­мәт бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә; ал­ко­голь­ле эчем­лек­ләр эч­мәс­кә, тә­мә­ке тарт­мас­ка.

Икен­че­дән, тик­ше­ре­нер­гә- ае­ру­ча си­ме­рү бе­лән ин­те­гү­че­ләр­гә, 40 яшь­тән өл­кән­рәк­ләр­гә, ги­пер­то­ния, ате­роск­ле­роз, ко­ро­нар авы­ру­лы ке­ше­ләр­гә ел са­ен ши­кәр авы­ру­ы­на тик­ше­ре­нү үтәр­гә ки­рәк.

Ла­риса ФЕ­ДО­РО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X