Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сәләтле балаларга ярдәм

    Сәләтле балаларны үстерү Татарстан Республикасы һәм Яңа Чишмә районының мәгариф өлкәсендә һәрвакыт өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып торды. "Сәләтле балалар" программасын үтәү кысаларында ел саен район мәктәпләреннән укучыларның 85% тан артыграгы төрле дәрәҗәдәге интеллектуаль, иҗат һәм спорт конкурсларында катнашалар.

    Һәр елны 30 дан артык укучы мәктәп укучыларының Бөтенрәсәй олимпиадаларында һәм республиканың фән олимпиадаларында катнашып киләләр.
    Балалар Казан, шулай ук Идел буе федераль округы вузлары белән берлектә үткәрелгән конкурсларда һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашалар.
    6 ел дәвамында Яңа Чишмә гимназиясенең яшь тикшеренүчеләре "Перспектива" дип аталган инновацион фәнни-техник проектлар конкурсында (республика) призлы урыннар яулыйлар. Шушы конкурста җиңүченең эше "Иң әйбәт 50 инновация" республика конкурсына тәкъдим ителә.
    Туган тел буенча олимпиадалар, Каюм Насыйри исемендәге төбәкара яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укулары, "Зирәк тиен - языкознание для всех", "Мин татарча сөйләшәм" конкурслары кебек, сәләтле балаларны ачыклап кына калмый, ә гомумкешелек, гуманитар кыйммәтләр - рух һәм әхлак тәрбияли.
    Узган елда районнан республика олимпиадасында 7 бала призлы урын алган булса, быел төбәкара олимпиадада призлы урынны алучы - бер, республика олимпиадасында җиңүче - бер, призлы урыннар алган укучылар бишәү. Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәк этабына Зирекле лицее, Чаллы Башы мәктәбе, Яңа Чишмә гимназиясе һәм Чуаш Чабаксары мәктәпләре (чуаш теленнән) укучылары югары хәзерлек дәрәҗәсе күрсәттеләр. Ел саен әйбәт укучылар, район һәм республика конкурсларында җиңүчеләр "Ел укучысы" район конкурсында бүләкләнәләр, аларга премияләр тапшырыла, бусы да стимул бирү өчен мөһим нәрсә. Быел Мәгариф министрлыгы республика олимпиадаларында җиңүчеләрне - 6-9 мең сум, укытучыларны 20 мең сум премия белән бүләкләде.
    2012 елдан бирле гамәлдә булган "Дәресләрдән соң мәктәп" республика грант проекты да укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә булышлык итә. Яңа Чишмә гимназиясе шушы проектта катнашып, икенче ел җиңү яулый. Быел Шахмай мәктәбе грант отты. Хәзер техник иҗат түгәрәкләре өчен җиһаз сатып алу өстендә эшлибез.
    Балалар иҗат үзәге түгәрәкләрендә агач белән эш итү, агачны сырлау, җиңел конструкцияләр ясау, авиамодельләштерү, башлангыч техник модельләштерү һәм информатика белемен арттыралар. Укучылар агач белән эш итәргә, җиһазларны реставрацияләргә, агачтан төрле әйберләр ясарга өйрәнәләр.
    Ике мәктәптә "Авиамоделирование" түгәрәге эшли, анда балалар башлангыч модельләштерү белән шөгыльләнәләр, җиңел пластик материаллардан самолет модельләре ясыйлар. БИҮ-дә тәрбияләнүчеләр быел 23 Бөтенрәсәй, 53 республика һәм 12 муниципаль конкурста катнаштылар.
    Май аенда "Балачаккка чикләр юк" фестивалендә БИҮ район, республика һәм бөтенрәсәй конкурсларында һәм күргәзмәләрендә берничә мәртәбә катнашкан кызларны һәм малайларны грамоталар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләде.
    Быел август аенда 25 сәләтле бала "Сәләт" яшьләр форумында катнашты, анда Татарстанда яшәүче 5 мең бала өчен лекцияләр, мастер-класслар, семинарлар, спорт һәм интеллектуаль уеннар һ.б. оештырылды.
    Октябрь аенда Казанда үткән Республика балалар хоры коллективлары конкурсында Балалар иҗат үзәгенең (Яңа Чишмә гимназиясе базасында) "А-студио" театр сәнгате балалар студиясе катнашучы дипломы алды.
    Сәләтле балаларга ярдәм итү нисбәтеннән күп нәрсә эшләнде, шулай да киләчәктә техник иҗатны үстерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк: моның өчен шартлар тудырырга, профессиональ кадрлар хәзерләргә, сәләтле балаларны кызыксындырып җәлеп итәргә. Мәгариф министрлыгы безнең алга шундый бурычлар куя.
    Александр ЕРОНТЬЕВ,
    район мәгариф бүлеге мөдире

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: