Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

СМС – хәбәрләр җибәреләчәк

Суд тик­ше­рү­ен­дә кат­на­шу­чы­лар­га суд уты­ры­шы да­та­сы ту­рын­да СМС-хә­бәр җи­бә­ре­лә­чәк. Судь­я­лар суд эшен­дә кат­на­шу­чы­лар­га суд уты­ры­шы да­та­сы, ва­кы­ты һәм уры­ны ту­рын­да СМС-хә­бәр җи­бә­рә баш­ла­ган­нар, әм­ма мәҗ­бү­ри шарт бар - СМС-хә­бәр җи­бә­рү өчен суд уты­ры­шын­да кат­на­шу­чы­ның яз­ма­ча ри­за­лы­гы ки­рәк, ягъ­ни бу эш ирек­ле ни­гез­дә баш­ка­ры­лыр­га ти­еш. Суд­ның ка­бул итү бү­ле­ге­нә га­ри­за бир­гән­дә...

Суд тик­ше­рү­ен­дә кат­на­шу­чы­лар­га суд уты­ры­шы да­та­сы ту­рын­да СМС-хә­бәр җи­бә­ре­лә­чәк.

Судь­я­лар суд эшен­дә кат­на­шу­чы­лар­га суд уты­ры­шы да­та­сы, ва­кы­ты һәм уры­ны ту­рын­да СМС-хә­бәр җи­бә­рә баш­ла­ган­нар, әм­ма мәҗ­бү­ри шарт бар - СМС-хә­бәр җи­бә­рү өчен суд уты­ры­шын­да кат­на­шу­чы­ның яз­ма­ча ри­за­лы­гы ки­рәк, ягъ­ни бу эш ирек­ле ни­гез­дә баш­ка­ры­лыр­га ти­еш. Суд­ның ка­бул итү бү­ле­ге­нә га­ри­за бир­гән­дә яки суд уты­ры­шы­на бе­рен­че кил­гән көн­не (эш­не суд тик­ше­рү­е­нә әзер­лек ба­ры­шын­да) дәгъ­ва би­рү­че­дән аның ри­за­лы­гы һәм шу­лай ук кә­рәз­ле те­ле­фон но­ме­ры алы­на.

СМС-хә­бәр җи­бә­рү­гә ри­за­лык би­рү ту­рын­да язу - рас­пис­ка алы­на. Рас­пис­ка үр­нә­ге ТР Яңа Чиш­мә ра­йон су­ды­ның рәс­ми сай­тын­да (http://novosheshminsky.tat.sudrt.ru) "сп­ра­воч­ная ин­фор­ма­ци­я) - "об­раз­цы до­ку­мен­тов" бү­ле­ген­дә ур­наш­ты­рыл­ган. Ан­да аны бас­ты­рып чы­га­рыр­га һәм ки­рәк­ле мәгъ­лү­мат­лар­ны ту­ты­рыр­га мөм­кин.

Суд про­цес­сын­да кат­на­шу­чы­лар судья та­ра­фын­нан эш­не тың­лау­га (ка­рау­га), бил­ге­лә­гән көн (да­та) һәм ва­кы­ты ту­рын­да СМС-хә­бәр ала­чак­лар. Шул ук ва­кыт­та тра­ди­ци­он по­вест­ка­лар һәм бел­де­рү языл­ган заказлы хат­лар элек­ке­ге­чә ад­ре­сат­ка җи­бә­релеп то­ра­чак.

ТР­да­гы суд де­пар­та­мен­ты Ида­рә­сен­дә бил­ге­ләп үтел­гән­чә, хә­зер­ге­се ва­кыт­та СМС-хә­бәр­ләр җи­бә­рү бюд­жет­ка шак­тый ар­зан­га тө­шә (өс­тә­ве­нә, әле­ге хез­мәт або­нент­лар өчен буш­лай). Мон­дый хә­бәр итү ва­ри­ан­ты ике якка да үз эш гра­фи­гың­ны ал­дан план­лаш­ты­рыр­га, суд эше­нә әзер­лә­нү өчен җи­тәр­лек ва­кыт бул­ды­ру­га һәм суд­ка ва­кы­тын­да ки­лү мөм­кин­ле­ге би­рә, чөн­ки суд про­цес­сын­да кат­на­шу­чы­лар ал­да ка­ра­ла­чак эш ту­рын­да ал­дан­рак (тиз­рәк) хә­бәр­дар бу­ла­лар.

Яңа Чиш­мә ра­йон су­ды­ның пресс-хез­мә­те

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев