Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Сораулар игътибарсыз калмый

Яңа Чишмә авыл җирлегендә хезмәт коллективлары белән очрашуларда көнүзәк мәсьәләләр күтәрелә. Аларның кайберләренә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Иванов җавап бирә.

Район үзәгендә иясез этләр өеренә килгәндә, шушы мәсьәлә буенча аларны аттыру буенча шәхси зат белән килешү төзелгән, шулай ук аларны юк итү өчен "Биотехсервис" ҖЧҖ-тән ремифенлы бөртекләндерелгән алдавычлар сатып алынган. Бу юнәлештә эш дәвам иттерелә.
Электр челтәрләре хезмәткәрләре белән узган киңәшмәдә Яңа Чишмәдә чиркәү янына шлагбаум куюны үтенгәннәр. АҖ башкарма комитеты шлагбаум урнаштыру буенча "Кристалл" ИК белән килешү төзегән, якын арада бу эштә эшләнәчәк.
"Шешмадорстрой" ҖЧҖ эшчеләре район үзәгендәге Мәктәп урамына контейнер кую тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткәннәр. Тәкъдим карап тикшерелгән, контейнер урнаштырылган.
КМС заводы хезмәткәрләре җыелышында фермер Лилия Артемьевага карата завод поселогы территориясендә күзәтүсез йөртүче терлекләре нисбәтеннән административ чара күрүне үтенгәннәр. Л. Артемьева белән профилактик әңгәмә үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев